“К” хәрефеннән генә башлап язылган шигырь
Җан җал иткәндә

“К” хәрефеннән генә башлап язылган шигырь

“Сүрәкә” керәшен фольклор ансамбле җырчысы Мария Савельева шигыре.

Кышын Келәтледә кызык. Кызыкларны күр, көлсәң көл.

Келәтле керәшеннәре киемнәрен кат-кат киеп, кош-кортларны карыйлар. Келәткә кереп, кытыршы кулларын куеп, кисмәк кырыйларын капшыйлар.

Кәҗәләргә — көлтә, кыр куяннарына капкын коралар. Карга-козгын килмәскә карачкысын кагып куялар. Кичен куенына көмешкәсен кыстырып, күршеләргә кунакка керәләр.

Күңелле Келәтледә

Картлар картаймыйлар,
Киленнәр кабаланмыйлар.
Каенанасы — каештай,
Кызларыбыз — камыштай,

Күккә карасаң — кояшы...
Киләдер кычкырасы:
Килегез, килегез!,
Келәтлене күрегез.
Керәшеннәр, килсәгез,
Күңелегезне күрербез.
Кабат-кабат килерсез.


Нет комментариев