Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Юлдан җазган олан турында мәсәл

Әлеге мәсәлне балаларга өйрәтегез.

Геннадий Макаров музыкасы һәм сүзләре.

Борын заманда бер бай яшәгән
Иерусалим дигән калада.
Балаларына бай бик сөенгән,
Ике улы да үсеп буй җиткән.

Беркөнне әйткән кече баласы:
“Бүлеп бир, әти, минем өлешне”.
Тыңнаган ата сүзен улының,
Тигезләп бүлгән барлык байлыгын.

Биргән өлешен ике улга да,
Үпкәләтмәгән кече улын да.
Кечесе өйдән малын апчыккан,
Китеп чит илгә яши башлаган.

Улы байлыгын бик тиз туздырган,
Ата исемен улы таптаган,
Рәхәт яшим, дип, җазыкка кергән,
Җазыклы юлда азынып йөргән.

Ходайдан чигеп, җаманнык алган,
Үзеннән-үзе җазыкны сөйгән:
“Җактыдан артык караңгы телим,
Арулык биргән берни теләмим.

Зур кайгы миңа, зур җазыклыга,
Арыу гамәлем ич булмагана!
Ходай алдына ничек барыйым,
Изгеләр белән ничек торыйым?

Әтигә кайтып мин башырыйм
Һәм дә, үкенеп, мин ялварыйым:
“Әтием, аңна әйткән сүземне,
Гөнаһларым күп, кичче үземне”.

Үкенгән күңлен күргәч улының,
Атасы алган кайткан баласын.
Күз яше белән әйткән атасы:
“Бар җызыгыңны алып җолырмын”.

Олы улына әйткән атасы:
“Кече энең ул, кире какмамын!”

Г.Макаровның "Керәшен мәдәнияте" китабыннан алынды.
Текст оригиналь графикада сакланды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев