Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Иске Гришкин авылы мәзәкләре

Менделеевск районының Иске Гришкин авылында язып алынган мәзәкләр.

Чабып үттем

Сугышка кадәр, сугыш елларында барлык балалар да мәктәптә белем ала алмаган. Авыр чорлар бит. Бу хәл сугыштан соң була. Кечкенәдән ат җигә башлаган малай, колхозда тырышып эшләсә дә, белем ягы башлангыч класс кына була, анысы да ярым-ярты гына. 

Бервакыт авылга кино килә. Кино исемен күрсәтеп, белдерү язып куялар. Басуда эшләгән вакыт. Теге малай атта чабып килә дә: "Бүген киго була", - ди. "Исеме ничек соң?" - дип сорыйлар моннан. "Ә мин чабып үттем лә", - ди бу. Кино исемен укымаган янәсе. Аптырамп калмаган бит малай. 

Нишлисең инде, белем ягы саерак шул.

Тегеләр алган

Бәчей бабай каз бәбкәләре саклый икән. Каз бәбкәләре яшел чирәмдә рәхәтләнеп ашап йөри. Бәчей бабай бәбкәләрне саклап утырган, ятып та каравыллаган. Шулай ята торган, йоклап киткән. 

Килене төш җиткәндә төшке ашны алып килгән. Караса, Бәчей бабай йокыда. Каз бәбкәлеренң саны кимегәню 

Килененең: "Нишләп бәбкәләрең кимеде?" - дигән соравына Бәчей бабай бер дә исе китмичә, бармагы белән һавадагы каргаларга күрсәтеп: "Значит, тегеләр алганнар", - дип әйтте ди.

Аяк даруы

Мекетә дәдәй гомере буе авыл көтүен көтте. Ул вакытта җәяүләп көтәсе иде бит. Аягы авырта башлаган. Җәмәгате кемнәндер ишеткән: аягыңны аракыга тыгып утырсаң, сызлавы басыла икән. Бөркөнне кич белән Мәкетә дәдәй аягын тазга салган, аракыга тыгып утырырга булган. Аракы гел кытыклап тора икән моны. Түзмәгән, савыттан калганын салып эчкән бу һәм ятып йоклаган. 

Иртән җәмәгате сорый икән: "Кая соң калган аракы?" - дип. Мәкетә дәдәй: "Менә утыра торгач, аяк аракыны суырып бетерде бит" , - ди икән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев