Яшьләрнең кичке уен җыруы.
Беләзегем беләктә,
Күңелем изге теләктә;
Мәхәббәтнең гәлләр булып
Чәчәк ата җөрәктә.
Кушымта:
Иделләре, Иделләре,
Иделләре, күлләре;
Син минеке, мин синеке,
Димәдең бит элгәре.
Өстемдәге күлмәккәем
Сиксән сигез өлгеле;
Авторитетлы егетләр
Гәүдәсеннән билгеле.
Кушымта
“Без җараткан җырулар” китабыннан алынган
Нет комментариев