Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Григорий Родионов шигырьләре

«Мин – табылдыклар өстәле» китабыннан алынды.

СИНЕҢ ӨЧЕН
Мин бит бары синең өчен генә
Бу дөньяга яратылган кеше.
Син соклансын өчен, чәчәк итеп,
Киң болынга таратылган кеше.

Син яраткан кызыл алма булып,
Мин эленеп торам алмагачта.
Син яраткан көйне көйләп торам,
Уйнак яфрак булып һәр агачта.

Син яшисе йортка кирпеч итеп
Салган мине оста төзүчеләр.
Зәңгәр җитен күлмәк итеп мине,
Тегеп биргән сиңа тегүчеләр.

Син эчәсе чишмә булып ятам
Юлларында синең челтер-челтер.
Син күкләргә ашкан самолетта
Көчне миннән ала һәрбер тимер.

Бу дөньяда син яраткан ни бар,
Мин шул җисем, мин шул җисем генә!
Юк,яратмыйм диеп әйталмыйсын,
Син сөясең бары мине генә!


Көзге йөри

Курайларда көз көйләрен уйнап,
Агачларның сары төскә буяп,
Куакларга җиләк-җимеш элеп,
Агач төпләренә гөмбә тезеп,
Урман буйлап алтын көз йөри.

Көшел-көшел бодай, арыш җыеп,
Саламнардан зур эскертләр куеп,
Кара җирне уҗым белән каплап,
Тракторлар белән гөрләп, шаулап,
Кырлар буйлап уңган көз йөри.

Балаларны мәктәпләргә дәшеп,
Аяк асларына яфрак чәчеп,
Тәрәзләрне яңгыр белән юып,
Күп кошларны җылы якка куып,
Урам буйлап наян көз йори
.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев