Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Гөргөри дәдәй шигырьләре

Шагыйрь, танылган карендәшебез Григорий Родионовның (әдәби псевдонимы – Гәрәй Рәхим) шигырьләре.

ХАЛКЫБЫЗ ДӘШӘ

Татарстан алга дәшә -
Олы юлга чыгарбыз.
Күңелләрдә зур өметләр,
Изге безнең догабыз.

Юллар катлаулы булса да
Сафларны югалтмаска!
Инде бу көннәргә җиткәч
Сынмаска, сынатмаска!..

Алда өр-яңа эшләргә
Дәшә безне халкыбыз.
Киләчәктә дә без бөек
Халык булып балкырбыз.

МИН — ИРЕКЛЕ

Һаваларда очкан бөркет кебек мин ирекле!..
Тик илемә, Ватаныма бирәм ул ирекне.

Һаваларда очкан лачын кебек мин ирекле!..
Тик каумемә — татарыма бирәм ул ирекне.

Һаваларда очкан аккош кебек мин ирекле!..
Тәүге мәхәббәтем, сиңа бирәм ул ирекне.

Һаваларда очкан кошлар кебек мин ирекле!..
Тик улларым, кызларыма бирәм ул ирекне.

Һаваларда очкан Сәмруг коштай мин ирекле!..
Тик дөньяга, бар җиһанга бирәм ул ирекне.

Минем иркем әнә шундый...
Сорасагыз әйтәм һаман:
«Мин ирекле...
Мин ирекле...»

НИ ҖИТМИ

Миңа ни җитми соң бүген?..
Миңа җитми яшь чагым,
Әнием пешергән коймак,
Кырда яккан учагым.

Миңа ни җитми соң бүген?..
Әтинең кырыс йөзе,
Печән бир диеп ялварган
Сыерның моңлы күзе.

Миңа ни җитми соң бүген?..
Башаклар җыйган камыл,
Тамакка ач, ә рухка бай
Мин туып-үскән авыл.

Миңа ни җитми соң бүген?..
Син — тәүге мәхәббәтем.
Синнән башка мин бер дәрвиш,
Синнән башка мин ятим.

Миңа ни җитми соң бүген?..
Салютташ, сәламдәшләр,
Минем һәр шигырь юлыма
Шатланган каләмдәшләр.

Миңа ни җитми соң бүген?..
Казанның иске чагы.
Аның бөтен чатларында
Гөрләгән татарчасы.

Сиздем... Сиздем мин тормыштан
Тик бер үкенеч алган -
Картаюны сизми генә,
Аңа сиздермичә генә
Үтеп китәсе калган.

ШИГЪРИЯТ ӨЧЕН

Чәчмәләрен дә чәчтем,
Тезмәләрен дә тездем.
Сыртта камчы уйнаса да
Шигърият өчен түздем.

САБА ҖИЛЕ

Сабада туып-үскән дустыма

Диңгез кебек дулкынланып
Саба урманы үсә.
Болынында, кырларында
Саба җилләре исә.

Саба җиле, саба җиле
Иркәләп исә безне.
Саба җилләре искәндә
Сагынам, дуслар, сезне.

Сәлам сезгә, туганнарым,
Сәлам, әй, сабадашлар!..
Сәлам сезгә, сабакташлар,
Сәлам сезгә, якташлар!..

Сабада бит безнең бәхет,
Сабада хатирәләр.
Бу дөньяда иң кадерле,
Матур безнең тирәләр.

Саба җиле, саба җиле
Иркәләп исә безне.
Саба җилләре искәндә
Сагынам, дуслар, сезне!..

ҖӘЙГЕ БЕР КӨН

Зилзиләле җил җилләде
Агач башларын иеп.
Күңелләргә хәвеф керде,
Афәт башланыр диеп.

Күк күкрәде, яшен атты,
Офык чикләрен кисеп...
...Хәвефләрне алып китте
Яңгыр җилләре исеп.

Кояш чыкты, бар чәчәкләр
Елмаеп ачылдылар.
Хәвеф китте, шатлык килде -
И, җәйге асыллыклар!..

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев