Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Гомер сәгатем текелди... (укучыбыз иҗаты)

Мамадыш районының Дүсмәт авылында туып-үскән Алина Насыйрованың тагын берничә шигырен сезгә тәкъдим итәбез.

Җил тавышы
Җил тавышы
Йөрәкләргә үтә
Ниләр килә икән әйтәсе?
Җил тавышы,
Бәгырьләрне телә 
Әллә моңсу, әллә сагышлы.

Нидер сөйли,
Нидер көйли сыман 
Аңлый алмыйм аны һич кенә.
Яле җилкәй,
Әйдә әйтче миңа 
Тынчы зинхар,
Алай җилкенмә.

* * *

Изге теләкләрен теләп,
Кышлар килде бит тагын.
Энҗе карларын яудырып 
Ак төскә күмде барын.

Салкын җиле исеп китә,
Чыга каты бураны.
Йомшак тунын ябып куя,
Шушы кышның байлыгы.

Караңгылык юкка чыкты,
Төннәрендә бик якты.
Җемелдәшә мамык карлар 
Тагын кыш аяк басты.

Гомер сәгате
Гомер сәгатем текелди,
Тик килми ашыгасым.
Гел шулай, яшь чагымдай
Килә минем каласым.

Гомер йомгагым сүтелә, —
Олы юллар үтелгән.
Инде яшьлек сукмакларым
Ак карларга күмелгән.

Үткәннәргә булмый кайтып,
Алга атлап барамын.
Йөрәгем тулы яхшылык,
Изге минем уйларым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев