"Форсат" корреспондентлары Питрау бәйрәмендә - видео
Җан җал иткәндә

"Форсат" корреспондентлары Питрау бәйрәмендә - видео

"Форсат" тапшыруының яңа чыгарылышы "Питрау-2022" бәйрәменә багышланган.

Православие халыкның олы бәйрәме - Питрау җәйнең нәкъ кыл уртасына туры килә. Борынгылар сүзе буенча июль уртасыннан соң тереклек һәм үсемлекләр дөньясында үзгәреш чоры башлана: үләннәрнең файдасы яфрактан тамырга күчә, кошлар сайраудан туктый. Керәшеннәр бу йоланы аеруча зурлап уздыралар. Бу көнне алар басуга чыгып шифалы үләннәр җыялар, себеркеләр әзерлиләр. Соңыннан туганнар-дуслар бергәләшеп өстәл артына утырып сыйланалар, матур җырлар җырлыйлар.

- Элек авылларда Питрауны ничек каршылаганнар?
- Питрау кичендә кызларны ничек сынап карыйлар?
- Бәйрәм батырына нинди бүләк бирәләр?
- Кайсы килен иң уңган килен булып санала?

Бу һәм башка сорауларны видеода таба алырсыз. Рәхим итеп карагыз!


Питрау-2022

Нет комментариев