Хатын-кыз – җир йөзендәге гүзәллек билгесе дә, иң назлы, иң йөрәк иясе дә, көчле яратуга сәләтле кеше дә.
Юкка гына каләм ияләре аның турында шигырьләр, җырлар иҗат итмидер.
Чигүле алъяпкычлар
Бик килешә үзеңә.
Мәрҗән муенсаларыңнан,
Нур сибелә йөзеңә.
Инсафлы бу нур, мөгаен,
Буыннардан күчкәндер.
Нур шифасы тигәнгәдер,
Буең зифа үскәндер.
Елмаюлы карашларың,
Йөрәкләрне өзмәле ...
Эштә уңган, төскә булган
Ул-керәшен гүзәле!
(«Керәшен сылуына» Мирһади Разов шигыре)
Нет комментариев