Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Давид Саврушевский - "Жаз башы"

Казыл äлям газиты, апрель, 1921 жыл.

Февраль ӱткяч кыш ӱтя,
Март айында жаз житя.
Кояш жакшук кыздыра,
Карны бераз сыздыра.

Каралдылар öстöннян
Тамычылар да тамалар;
Мартнын унбишляреннян
Гöрляӱекляр агалар.

Бала чага сöйöнöб,
Кöряк тотоб жöрöйляр,
Гöрляӱек шяб китсен, диб,
Канауларны кöрöйляр.

Уйсыуырак жирляргя
Сыу кюл булыб жыйыла,
Каз-ӱрдякляр тансыкка
Чяб-чяб сыуга койона.

Жул öсляре гел тирес,–
Кара жылан кюк жата;
Кичкя таба, жебеткяч,
Ат аягы бик тая.

Март числасы бетяряк
Чыйыршыклар кюреня;
Алар сайрый башлагач,
Кыш ӱткяне беленя.

Апрель айы башында
Кар сыулары кузгала:
Тагы беряр атнадан
Иҥешлярдян боз ага.

Бу багытта кешеляр
Чаналарны жыялар;
Жазгы кöнняр житеӱгя
Арба кöйляб куялар.

Корт асраган бабайлар
Умарталар чыгара,
Дилянкеле агайлар
Урман эше кубара.

Катын-кызлар шак-та шок
Бар да киндер сугалар;
Кичкя таба аш эчкяч
Сыу жарына баралар.

Жаҥа чыккан чирямдя
Ташыу караб торалар.
Тöрлö уйыннар уйныйлар,
Тöрлö киҥяш коралар.

Чыганак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев