Җан җал иткәндә

Дандар бүрек җыруы – ноталары белән

1978 елда Мамадыш районы Әҗмәк авылында фольклорчы галим Геннадий Макаров язып алган җыр.

Дандар дала(й) бүрекәй*, кештәк бүрек,

Очып кына барган әле кош кеүек;(2)

Безнең дәләй болай дей, йөрешүләр,

Җокыдагы(й) күргән әле төш кеүек.(2)

 

Карчыга да дигән дей, эй, гаярь кош,

Агач башкынайларыннан кар кояр; (2)

Килгәннәрдән бирле дей, карап торам,

Сез икәнсез асыл әле кунаклар. (2)

 

Карчыга дей, кара дей, күзе ала(й),

Аваларга менеп әле җугала(й); (2)

Кыз балалар дигән дей, газиз бала,

Җат кулына китеп әле җугала(й). (2)

 

Кыйгак-кыйгак тей, каз кычкыра(й),

Кайда икән аның әле анасы(й); (2)

Кайда гына йөрсә дә, ким-хур булмас,

Акыллы да ата(й) әле баласы. (2)

*дандар бүрек – яшь бәрән тиресеннән цилиндр формасында тегелгән, бәйрәмнәрдә киелә торган затлы бүрек. 


Нет комментариев