Чын-чын әйтәмен (Бүген исеңә төшмәсә...)
Күңел ачып керәшен халык җыруын тыңлап, җырлап җибәрегез әле
Алмалары, чияләре
Кызарып пешәр әле.
Бүген исеңә төшмәсә,
Иртәгә төшәр әле.
Чын-чын әйтәмен,
Чын әйтәмен, аппагым.
Күз алдымнан бер дә китми
Кыңгыр салган калфагың.
Алма пешә, җиргә төшә,
Үз вакытында өзмәсәң.
Алым минем, гөлем минем,
Димәс идем, сөймәсәм.
Чын-чын әйтәмен,
Чын әйтәмен, аппагым.
Күз алдымнан бер дә китми
Кыңгыр салган калфагың.
Ал чакларын, гөл чакларын
Сизмәссең, үтәр әле.
Бүген исеңә төшмәсә,
Иртәгә төшәр әле.
Чын-чын әйтәмен,
Чын әйтәмен, аппагым.
Күз алдымнан бер дә китми
Кыңгыр салган калфагың.
Георгий Ибушев репертуарыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев