Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Бишек җырлары – сабый чакның якты истәлеге

Әлмәт районының Илтән-Бута авылында язып алынган бишек җырлары.

Кызым-кызым кыз кеше,

Кызым булыр зур кеше.

Кияүгә дә китәр ул,

Илгә файда итәр ул.

1959 елда Әлмәт районының Илтән-Бута авылында Фекла Антоновадан язып алынган.(Балалар фольклоры, 25 бит).

 

Шыбыр-шыбыр яңгыр ява

Капка төбен күл итеп;

Үсеп җиткәч алып кайтыр

Тәмле әйберләр күп итеп.

1959 елда Әлмәт районының Илтән-Бута авылында Федора Исхаковадан язып алынган.(Балалар фольклоры, 24 бит).

Бигрәк матур шыңшыйсың,

Ниләр уйлап җырлыйсың.

Көен каян табасың,

Йөз төрлегә борасың.

1959 елда Әлмәт районының Илтән-Бута авылында Александра Ананьевадан язып алынган.(Балалар фольклоры, 24 бит).

 

Әлли-бәлли әлекәй,

Йокың килә, бәбекәй;

Йокла-йокла, гөлием,

Кая битең үбием.

1959 елда Әлмәт районының Илтән-Бута авылында Аннаа Васильевадан язып алынган.(Балалар фольклоры, 24 бит).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев