Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Бакалы керәшеннәре көе: Шәүлә төшә диңгезгә (ноталар белән)

Геннадий Макарованың «Яңгыра, керәшен җыруы» китабыннан.

Кызарып кояш чыкканда,
Шәүлә төшә диңгезгә(й),
Эй, шәүлә төшә диңгезгә(й).
Ике кулым тиң сызганып,
Тула басам мин сезгә(й),
Эй, тула басам мин сезгә(й).


Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
Сызлып таңнар атса да,
Эй, сызлып таңнар атса да.
Яшь гумерләр ике килми,
Сулар үргә акса да,
Эй, сулар үргә акса да.


Капкалардан эз кергән,
Безнең өйгә кем килгән,
Эй, безнең өйгә кем килгән?
Кем килгән дип сорамагыз,
Өмәгә дуслар килгән,
Эй, өмәгә дуслар килгән.


Басмыйм дисәң дә басарсың,
Баскычларны сырлагач,
Эй, баскычларны сырлагач.
Өмәләрдә ямьне була,
Күмәкләшеп җырлагач,
Эй, күмәкләшеп җырлагач.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев