Авылым мәзәкләре
Мамадыш районы Түбән Әрнәш авылында туып, гомеренең яртысыннан артыграгын шунда яшәп, эшләп үткәргән Иван Петрович Степанов язып җибәргән мәзәкләрне тәкъдим итәбез
Каршы килмим, үзем кермим
Авылда Мөшкеләр 1960 елга кадәр колхозга кермичә, аерым хуҗалык булып яшәделәр. Күпме кимсетүләр, күпме җәберләүләр күрделәр шуның аркасында. Семья башлыгы Микай дәдәй, колхозга керергә кыстагач: "Каршы килмим, үзем кермим", дигән...
Хатын кирәкме, көянтәме?
Авылның "Бугатир" кушаматлы кешесе (1919 елгы), хатыны белән аерылышкач, чишмәдән суны ике кулына ике чиләк тотып ташый иде. Бер чишмәгә баруында аңа күрше карчыгы, Җәпей Гөркәсе хатыны, без аны Әкәй дип йөртә идек, әйтә икән: "Бәчелей, болай су ташуы читен бит, сиңа көянтә кирәк". "Юк, Праскый түти, - миңа көянтә түгел, хатын кирәк", - дигән Бугатир.
Минем күк булырга Ходай язмасын...
Авылда Мөшке Микае дигән кеше, кыз сорап, Чиябашы авылына барган. Сөйләшкәннәр, килешкәннәр. Әмма көндез күрсәткән кыз урынына, киткәндә инде караңгылык иңгән булган, башка кыз биреп җибәргәннәр. Озын гәүдәле, тешләре авызына сыймый, җитмәсә өй эшләренә дә уңган түгел икән. Элек, өйләнгәч, хатын аерыу гадәте булмаган. Бу әллә язылган, әллә язылмаган закон булган, шуңа буйсынганнар. Микай дәдәй, хатынына күрсәтеп, малайларына: "Менә минем кебек мондый хатынга туры килмәгез, өйләнсәгез, хатынызны карап алыгыз", дия иде.
Фото: https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев