Анна Колчерина сүзләре
Онытмыек гореф, ай, гадәтләрне,
Ата-бабаларның йоласын.
Ураккайлар урап, ураклар урдым.
Ата-бабаларның кәсебе.
Биеккәй тауларның, ай, башларында
Җир җиләге җыйдым тезләнеп.
Керәшеннәр кем дип сорасагыз,
Болгарлардан калган нәселе.
Без керәшеннәр, ай, кайларда микән,
Без йөрибез шуны эзләнеп.
Нет комментариев