Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Анатолий Цыганов: «Болай бармас иде дөнья, бер ир-аты гына тартса аны»

Анатолий Цыгановның архивыннан «Авыл хатыннары» исемле шигырен тәкъдим итәбез.

Ай-һай, болай бармас иде дөнья,
Бер ир-аты гына тартса аны.
Авылларда дөнья кендекләре –
Авыл хатыннары.


Малын карар, мичен җанландырыр,
Пәрдәләрен ачып кара таңның.
Ир-ат белән бергә эшкә китәр
Авыл хатыннары.


Тапкан малын саклап тота белер,
Тигез итеп бүлә белер барын.
Сый-хөрмәте белән куандырыр
Авыл хатыннары.


Тәти күлмәк бәйрәмнәрдә генә,
Бәйрәме дә хәзер сирәк аның.
Бәйрәм итсә, итә белә, кәһәр,
Авыл хатыннары.


Такмак җырласалар, кызарынма,
Биегәндә түзсен гармуннарың.
Юк, каратмас, парень, ирен читкә,
Авыл хатыннары.


Ярый әле янәшәдә – бу зат,
Киң күңелле, дәртле, кайнар җанлы.
Авыл яшәр, исән генә булсын
Авыл хатыннары.

Фото: Югары Баграж авылы клубы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев