Ак күгәрчен
Җан җал иткәндә

Ак күгәрчен

Иркутск өлкәсе Алар районы Хареты авылында Прасковья Николаевнадан язып алынган.

Аклы җаулык тузмый, диләр,

Чит-читеннән туза икән;

Җәш гомерләр узмый, диләр,

Ак күгәрчен, сандугачым,

Уйнап-көлеп уза икән.

Урамдин атлар уза,

Артындин тузан туза;

Ак күгәрчен, сандугачым,

Җәш гомер шулай уза.

Казлар китә, казлар китә,

Казлар киткәч, җәй бетә;

Ничә айлар, ничә көннәр,

Ак күгәрчен, сандугачым,

Гомерләр зая үтә.

"Керәшеннәр җыру әйтә" китабыннан алынды.


Нет комментариев