Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

Җырчы Татьяна Ефремовага әбисе: «Тап төшермичә киеп йөр»

Әбисенең сүзләрен ул һәрвакыт исендә тота.

Шушы көннәрдә популяр җырчы Татьяна Ефремова "Татарстан" радиосында "Время молодых" тапшыруында кунакта булып кайтты. 

Радиотапшыруның алып баручысы аңардан "Һәр җырчы иҗат юлын нинди дә булса бер миссия белән бәйли. Сезнең миссиягез нинди?" - дип сорый. Татьяна мондый җавап кайтара:

- Күптән түгел Татарстан Республикасы халыклары ассамблеясе "Казан Экспо" үзәгенең залында юбилеен билгеләп узды. Миңа шунда зур эш йөкләнелгән иде - 3 меңлек зал каршында, берүземә а-капелла керәшен халык җыруын башкарырга. Бик борчылдым. Чыгып бастым, шушы 3 мең миңа карап тора. Ә мин исә артымда мамам, папам, әби-бабам, башка туганнарым һәм халкым басып торганын күз алдыма китерәм. Өстемдә - әбием бүләк иткән күлмәк. Ул аны миңа бигәндә: "Тап төшермичә киеп йөр", - дип әйткән иде. Шул сүзләрен истән чыгармыйм. Җырлаганда да "бу җыруны 100-200 ел элек башкарганнар, ә бүген аны мин бар дөньяга танытам, дип уйлыйм да, җаным тынычланып китә, горурлык тоям. Шундадыр минем төп миссиям, - ди ул.

Әңгәмәнең дәвамында радиотапшыру алып баручысы: "Сәхнәгә чыкканда, тыңлаучыларга нәрсә җиткерергә телисез", - дип сорый. 

"Беренче чиратта, бары тик позитив. Чөнки бүгенге көндә шатлыклы мизгелләр сирәгәйде кебек. Туйларны, гомумән, бәйрәмнәрне дә зур итеп, шау-гөр килеп уздыру традициясе тарихка китеп бара. Концерт карап утырган минутлар-сәгатьләрдә булса да, халык бары тик уңай эмоцияләр генә кичерергә тиеш. Җыруларымда да тирә-якта булган бар нәрсәгә мәхәббәт турында җырлыйм", - дип җавап кайтара яшь артистка. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев