“Татаркино” берләшмәсе татар фильмында уйнау өчен керәшен малаен сайлап алды
Татар классик язучысы Әмирхан Еники новеллалары буенча төшереләчәк фильмда катнашучыларны сайлап алу буенча, апрель аенда кастинг уздырылган иде.
4 июльдә “Татаркино” учреждениесендә әлеге кастингны узып, фильмда роль башкарачак үсмерләр катнашында кинопроба булачак, ягъни алар фильмда уйнаячак рольләрен башкарып күрсәтәчәкләр.
Әлеге фильмда мәдрәсә шәкертләреннән Гыйлемдар ролен – Иван Пугачев, ә Бәдретдинне 18нче татар гимназиясеннән Солтан Нотфуллин башкарачак.
Бу укучыларның икесе дә танылган артист, Идел буе районы сәнгать мәктәбенең театр дәресләре укытучысы, карендәшебез Аграфена Васильевадан актерлык осталыгын үзләштерәләр.
Иван Пугачев – 69нчы мәктәп укучысы, сигезенче класска күчкән. Иванга туган телебез нечкәлекләрен җырак әбисе – Теләче районындагы Иске Карбаянда яшәүче 60 яшьлек Мария Семеновна Меньшова да өйрәтә.
Нет комментариев