Туганайлар

Татарстан

16+
Хәтер-хатирә

Тугрылык өчен — затлы шкатулка

Мамадыш шәһәрендә 47 ел тату гомер кичергән туганнарым Римма һәм Виктор Гоубновларның гаилә тормышы тирә-яктагыларга, Владимирда һәм Атиязда яшәүче авылдашларына да үрнәк булды.

1967 ел. Мамадыш районы Владимир авылына баганалар утыртып, чыбыклар сузарга бер төркем электриклар килә. Аларны квартираларга урнаштыралар. Араларында әле яңа гына электрик һөнәрен үзләштереп, укып кайткан егетләр дә була. Егетләр дә, кызлар да кич җитүгә клубка, вечерга җыела. Ул вакытта вечерлар күңелле: ике егетнең берсе гармунда уйный, кызлар-егетләр теттереп бии…

Алабуга районыннан килгән керәшен егете Виктор Горбуновның күзе Римма исемле чем-кара чәчле, җиңел биюче чибәр кызга төшә. Бер озата ул аны, ике озата, дуслашып китәләр. Клуб, вечер, озату, капка төбе — көн дә шулай. Тик менә Владимирның вечерлары озак була, капка төбендә сөйләшеп торырга вакыт әз кала... Менә шунда «кунак егет» җаен таба: гөрләп вечер барганда, кеше күрмәгәндә генә «шалт!» тыштан утны сүндерә. Яшьләргә ах-ух килеп, өйләргә таралырга гына кала, ә Викторга Риммасы белән капка төбендә иркенләп гәп корырга җай чыга.

Менә шушы танышу тора-бара олы мәхәббәткә әйләнә. Алабуга районының Атияз егетенә Мамадыш районының Владимир авылы арасы велосипедта узарлык "кыска юл«га әйләнә. Викторның Ватан алдындагы бурычын үтисе — армиягә барасы көннәре килеп җитә. Римма Пасыева да аны кулъяулык чигеп, тимер юл вокзалыннан озата.

Ул вакытта «Мелита» мех фабрикасында тегүче булып эшләүче Римма кебек кызларның күбесе егетләрен армиягә озата. Тегүчеләрнең бригадир-остазы кызларга мондый шарт куя: кем дә кем 2 ел буе егетен көтеп ала, аңа ул иң шәп кайчысын һәм затлы шкатулкасын бүләк итәчәк. Германиянең Дрезден шәһәрендә күкрәгендә Риммасы чиккән кулъяулык йөрткән Викторның сөйгән кызына эләгә бригадир апаның бүләге. Күрәсең, калган кызлар егетләрен көтеп алмый.

Мәхәббәткә киртәләр юк, диләр бит, Виктор Германиядән дә сөйгәненә посылкалар җибәрү җаен таба: бәхетенә бер командиры Казаннан була, ә ул башкалабызга кайтып килә ала. Импортный чулки-сапоги, плащ кигән кызның нинди модный икәнен ул заман кешеләре яхшы күз алдына китерәдер... Римма Викторны каян озатып җибәргән — 2 елдан соң нәкъ шул урында каршы да ала.

Армиядән әйләнеп кайтып, Атияз белән Владимир арасын велосипед белән шактый таптаган Виктор озакламый Риммасына тәкъдим ясый, өйләнешеп бергә матур гына яши башлыйлар. Бергә тормыш корып яши башлаган яшь гаилә, туганнары чакыруы буенча, Чиләбегә барып урнаша. Алтын куллы, һөнәрле Викторга тиз арада квартира бирәләр, 1 кыз һәм 1 малайлары дөньяга килә. 

Көннәрдән бер көнне Чиләбегә Владимирдан хат килеп төшә. Римманың әтисеннән — гомер буе укытучы булып эшләгән Николай Пасыевтан була ул. «5 бала үстереп, янымда берегез дә калмады, олыгайган көнемдә бик ямансулыйм», — дигән юллар була анда. Шушы җөмлә җитә кала, яшьләр Татарстанга кайтырга карар итә. 

Егет сүзе бер була, диләрме әле? Карарны Виктор кабул итә: туган авылы Атияз белән Владимир арасында булсын яшәячәк яңа урыннары, теге якка да, бу якка кайтырга да уңайлы урын булырга тиеш... Ә андый урын — табигатьнең иң гүзәл җире — Мамадыш була. 

Үзе электрик, үзе сварщик — кыскасы, мең төрле һөнәр иясе Викторга шунда ук квартира бирәләр, ә алтын куллы Римма Николаевнаны мәктәпкә технология укытырга чакыралар. Ул анда да үзен чын оста итеп таныта. Бик күп кызларга тегү-чигү, ашарга пешерү серләрен өйрәтә. Виктор Николаевичны, оста сварщик буларак, командировкага барган җирдән Зеленодольскиның корабльләр төзү заводына чакыралар. Мамадышта үз йортын торгызган Викторны беркая да кузгатып булмый. 

Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп үтим, районыбыз авылларын электрлы иткән Виктор — авылларыбызны, шулай ук, Владимирны да, газлы итүдә үзеннән зур өлеш керткән шәхес. Балалары Эдуард, Альбина һәм Ленарга гомер биргән бу матур пар 47 ел тату гомер кичерә. Тик менә Виктор җизнинең генә безне ташлап киткәненә 9 ел үтеп киткән инде…

Әйе, ялгыш язмадым, яраткан һәм хөрмәт иткән җизнәбез иде ул безнең. Римма апа —әтиемнең яраткан туганнан туышкан сеңелесе, ак дәдәй кызы. Аралашып торабыз, сөйләшеп сүзебез бетми.

Әйтергә онытканмын: Римма Николаевна теге бригадир апасы бүләк иткән кайчы һәм шкатулканы бүгенгәчә саклый.

Р. S. Теге дөньядагылар, «безне искә алалар» дип сөенеп ятсыннар. Урыннары оҗмахта булсын.

Лидия ПАСЫЕВА.
Мамадыш районының Усали авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев