Бер фотода - 3 буын
Хәтер-хатирә

Бер фотода - 3 буын

Әлеге фото белән III керәшенчә марафонда катнашучы Светлана Максимова уртаклашты.

Мамадыш районы, Тәкәнеш авылы, 1964-65 елларда ясалган фото. Элеккеге икеяклы агач йорт, сырлап-сырлап ясалган тәрәзә наличниклары. Өй каршындагы чәчәк бакчасы рәшәткә белән тотып алынган. Искерә төшкән агач капка.

Фотодагы матур күлмәкле, муенса таккан, яулык бәйләгән хатын - шушы йортның хуҗабикәсе, минем җырак әбием - Григорьева Елизавета Петровна. Кунакка нәнәсе Кәтернә әби килгән. Алдында 3 баласы- Питер, Иван, Валя (минем әни). Бу балалар инде хәзер үзләре дә әби-бабай булды.
 


Нет комментариев