Зичәбашта яшәүче тыл ветераны Раиса Кузнецова кунаклар кабул итте
Раиса Кузнецова Зәй районының Зичәбаш авылында гомер итә.
1 март көнне, мәдәният хезмәткәрләре, Дүртмунча авыл җирлеге башлыгы Радик Ситдиков һәм Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин катнашында, тыл ветераны, «Тугай» керәшен фольклор коллективының актив солисты булган Кузнецова Раиса Григорьевнаны туган көне белән котладылар.
«Аның адресына күп җылы сүзләр яңгырады, шулай ук сугыштан соңгы авыр еллардагы фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерелде. Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт даны елында ветераннарыбызны хөрмәтләү — мәдәният өлкәсендәге иң мөһим юнәлешләрнең берсе», — дип язды мәдәният йорты җитәкчесе Гөлнара Салихова.

Петр Сергеевич ветеранны Россия Президенты, район башлыгы исеменнән котлап, матур хезмәт һәм хөрмәтле гомер юлы узган ветеранга рәхмәтен, балалары, оныклары кочагында һәм тәрбиясендә матур гомер итүенә соклануын белдергән.
Раиса түтигә өлкәннәр белән беррәттән җиң сызганып эшләргә туры килә. Сугыш беткән көн бүген дә хәтерендә саклана аның.
-Көндезге вакыт иде. Урамда төркем-төркем халык. Кочаклашалар, елашалар, сөенәләр... – дип сөйли.
Гомер буе Раиса түти колхозда эшли. Җыр-моңга бик оста Раиса, түгәрәк уеннарның һәрвакыт уртасында була. Сәхнәләрдә җырлый.
1950 елда алар Зичәбаш егете Василий белән гаилә коралар. Каенанасы белән бергәләп, 30 ел татулыкта гомер итәләр. Гаиләдә биш бала – бер кыз, дүрт ул үсә. Кузнецовларның матур гаиләсендә тәрбияләнеп үскән биш бала да тормышта үз юлларын тапкан. Барысы да туган авылларында йорт җиткергәннәр. Хәзер инде алар үзләре оныклар үстерә. Василий дәдәй белән Раиса түти бергә озын матур 70 ел гомер кичерәләр. Җиде ел элек Василий дәдәй мәңгелеккә күчкән.
Кузнецовлар - бердәм, тату гаилә, бәйрәмнәрдә барысы бергә төп йортка әниләре янына җыелалар. Төп нигездә заманча итеп барлык уңайлыклары булган бик матур йорт җиткергәннәр.

«Раиса түти – мәдәният йортыбызда "Тугай" фольклор коллективының иң актив һәм беренче катнашучыларының берсе. Ул керәшен мәдәнияте белән бәйле аутентик материалның бәяләп бетергесез сакчысы булып тора. Аның башкаруындагы күпсанлы җырлар, такмакларны йола, гореф-гадәтләрне сәхнәләштергәндә файдаланбыз. Аның истәлекләреннән Зичәбаш авылында элекке Питрау бәйрәме торгызылды. Раиса Григорьевнага күзләр генә тимәсен, бар җире ялт иткән. Чисталыкны бик ярата ул. Әле тәмле итеп ашлар пешерә, телевизор карап, илдәге бөтен яңалыкларны белеп тора», — ди Дүрт-Мунча мәдәният йорты җитәкчесе Гөлнара Салихова.
Бүгенге тормышының ипле генә баруына куанып гомер кичерүче Раиса әби үзен котларга килүчеләргә зур рәхмәтләрен житкерде, ил-көннәребезнең тыныч булын теләде.
Бу чара ветераннарыбызга карата тирән хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен белдерүнең матур үрнәге булды. Аларның тормыш юлы, авырлыкларны җиңеп чыгулары, илебез үсешенә керткән өлешләре яшь буын өчен һәрвакыт үрнәк булып торачак. Мәдәният хезмәткәрләре киләчәктә дә ветераннарыбызны хөрмәтләү, аларның тормыш тәҗрибәсен яшьләргә җиткерү юнәлешендә актив эшчәнлек алып барырга ниятли. Бу максаттан төрле чаралар, очрашулар, тематик кичәләр оештырылачак. Ветераннарыбызның истәлекләрен саклау, аларның батырлыкларын мәңгеләштерү – безнең изге бурычыбыз.
Г.Салихова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев