Земфира Вәлиуллина Балчыклы тарихы һәм бүгенгесе турындагы эзләнү эше белән конкурста катнашкан
Түбән Кама районының Түбән Уратма мәктәбендә төбәк тарихын өйрәнүче укучылар конкурсына нәтиҗә ясалды.
Районның төбәк тарихын өйрәнүче укучылары һәм яшьләренең бу конкурсында 36 кешедән үз туган авыллары турында фәнни өйрәнү-эзләнү эше килгән.
Укучылар, конкурска юллаган эшләрендә, тарихи фактларга һәм архив материалларына таянып, «Авылы тарихы: кешеләре һәм казанышлары», «Авылым — 1941 елда», «Авылда яшәү — дәрәҗә» һәм башка темаларны яктыртканнар.
Конкурста Шәңгәлче мәктәбендә белем алучы Балчыклы авылы кызы Земфира Вәлиуллина да катнашкан. Ул Балчыклы, аның кешеләре, авылның хәзерге тарихы, Балчыклының изге апостоллар Пётр һәм Павел чиркәве тарихы турында язган. Конкурска килгән эшләрне бәяләүче жюри Земфира Вәлиуллианның эзләнү-тикшеренү эшен югары бәяләгән. Земфира II дәрәҗә дипломга лаек булган.
Соңыннан укучылар Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган концерт караганнар. Конкурс Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе, башкарма комитетының яшьләр эше буенча идарәсе, район архивы, төбәк тарихын өйрәнү оешмасы тарафыннан оештырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев