Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Зәйдән Татьяна Комиссарова: «Яшь вакытта атлар җигеп тә эшләргә туры килде»

Татьяна Харлампьевна Сарман районының Нарат Асты авылында туган. Бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче Татьяна Комиссарова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

95 яшь – олуг, хөрмәткә лаеклы юбилей. Нәкъ менә шундый кешеләрне бәхетле картлыкта гомер кичерә, дип әйтәләр. Районда озын гомерле кешеләргә хөрмәт күрсәтү күркәм традиция булып дәвам итә.

Татьяна Харлампьевнаны район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район мәдәният йорты каршында эшләүче автоклуб хезмәткәрләре фатирына барып юбилее белән котлады.

Татьяна түти Сарман районының Нарат Асты авылында туган. Сугыш елларында яшүсмер була әле, яшь кызга күмәк хужалыкта төрле авыр эшләр башкарырга туры килә.  

«Яшь вакытта атлар җигеп тә эшләргә туры килде, бик авыр вакытлар булды. Балалар үстергәндә дә авыр иде әле», –  дип искә ала ул үткән елларын.

Гомер буе төзелештә хезмәт куя ул, лаеклы ялга ГРЭСтан чыга. Электр станциясендә маляр булып эшли. 

95 яшендә дә йөзендә елмаю һәм тормышка рәхмәтле булуы чагыла. Татьяна түти җор телле, бик матур җырлый, элек туйларда, аш-суларда аны җырларга махсус чакыра торган булалар. Бу сәләте кызларына да күчкән. Кызы Нина Васильевна күп еллар музыка мәктәбендә балаларга баян дәресләре биреп, олы хөрмәт казанды. Бер оныгы – Евгений махсус хәрби операциядә катнаша. Ул – көчле рухлы егетләребезнең берсе,  хәрби батырлыклары өчен күп медальләр белән бүләкләнгән.  


Петр Сергеевич Татьяна түтине район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән олы юбилее белән котлап, бүләк һәм  Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды.

«Тормышында михнәтләрне күп күрсә дә, нык, сабыр була алган  Татьяна Харлампьевна. Күңеле көр әле, шаяртып та ала. Үзен котларга килүчеләрне ачык йөз белән каршы алып, рәхмәтләрен әйтеп калды ул. Үзен шулай зурлаулары өчен рәхмәтләрен укып, ил-көннәрнең тыныч булуын теләде», – ди автоклуб җитәкчесе Сирена Хөснетдинова.

Автор: Клара Ермолаева.

Фотолар автоклубтан.

Заинск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев