Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Зәйдән карендәшләребез хәрбиләргә чираттагы гуманитар ярдәм илтте

Зәйдән район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Кораллы Көчләр ветераны, II ранг капитаны Валентин Атласов, Эркин Касыймов СВОдагы хәрбиләргә гуманитар ярдәм илтеп кайттылар.

Гуманитар ярдәм илтүчеләр барлыгы 5 меңгә якын километр юл үтеп, Донецк, Запорожье, Херсон өлкәләрендә булган.

Әлеге «УАЗ» машинасы махсус хәрби операция башында ук Зәйдән хәрбиләргә җибәрелгән иде. Ул берничә ел хезмәт итеп, шактый таушалган булган. Аны Зәйгә алып кайтып, ремонтлап, Зәй хәрбиләренә яңадан илтелде. Шулай ук хәрбиләргә радиомостлар, принтер өчен кирәкле әйберләр, домкрат, генераторлар һәм башка кирәк әйберләр алып барылды. Татьяна Миронова җитәкчелегендәге волонтерлар тиз пешә торган ашлар, боткалар җибәрделәр. 

Гуманитар йөкне җыюда төп ярдәмне эшмәкәрләр Владимир Долгов, Александр Чапков, Магомед Алиев, Николай Токранов, Наилә Әгъзамова, Владимир Уразайкин, Изге Макарий чиркәвенә йөрүчеләр күрсәткән. 

«Якташ хәрби ир-егетләрнең ныклыгы, ил иминлеге өчен көрәшүдә көчле булулары тагын да игелекле эшләр башкарырга көч, дәрт бирә. Егетләрнең без алып килгән ярдәмгә ничек сөенгәннәрен күрсәгез иде. Күп сөйләшмиләр алар. Җиңеп кайтырбыз, Алла бирса, диләр. Гуманитар ярдәм җыюга өлеш керткән һәр кешегә, бу эшне оештыручыларга рәхмәтләр, сәламнәр әйттеләр», — ди гуманитар ярдәм илтә баручылар.

Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев