Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Зәйдә Илья Максимов һәм Виктор Селиверстовның күргәзмәсе ачылды

Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзалары Илья Максимов һәм Виктор Селиверстовның күргәзмәсе эшли.

Илья Максимов һәм Виктор Селиверстов ел саен үз эшләрен Алабугада узучы Бөтенроссия Спас ярминкәсендә тәкъдим итәләр. Рәссамнарның картиналары Татарстан һәм Россиянең генә түгел, чит илләрнең дә шәхси коллекцияләрен бизи.

Күргәзмәне ачу тантанасында Зәй рәссамнары Равил Әхәтов, Виктор Хрулев, Сергей Цыганов, Фазыл Шиапов, Андрей Кузьмин, махсус хәрби операция ветераннары Евгений Ильин һәм Руслан Фәйзрахманов, «Ватанны саклаучылар» фондының район социаль координаторлары Наталья Зиннурова һәм Светлана Фиофилова, яшь сәнгать сөючеләр катнашты.

«Вернисаж Зәй музыка мәктәбе педагоглары башкарган искиткеч музыкаль композиция белән ачылды. Алар һәм «Җиләк» керәшен фольклор коллективы солисткасы Роза Кузьмина чыгышы барлык кунаклар өчен бүләк булды. Музей директоры Резеда Гомәрова нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм катнашучыларның күпкырлы талантын танулары өчен Рәхмәт хатлары тапшырды», — дип сөйли музей хезмәткәрләре.

Виктор Селиверстов беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан ерак бабасы һәм Бөек Ватан сугышы аша үткән абыйсы турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Күргәзмәдә рәссамның туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләренең портретлары тәкъдим ителгән. Автор үзе билгеләп үткәнчә, экспозицияне өстән карап чыгу өчен биш минут та җитә, әмма һәр портрет артында — илһам барлыкка килүдән алып аны холста гәүдәләндерүгә кадәр озак сәгатьләр буена сузылган җентекле эш.

Илья Максимов иҗади юлы, язмышның аны Алабугага алып килүе турында сөйләде, ул анда мәдәният һәм сәнгать көллиятенең дизайн бүлеген җитәкли. Казан сәнгать училищесы һәм Яр Чаллы педагогика институтының сәнгать-график бүлегендә белем ала. 1987 елда Мәскәүдә узган Бөтенсоюз күргәзмәсендә лауреат исеменә лаек була. Ә 2011 елда аның мәдәнияткә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Аның хезмәтләрендә Алабуга шәһәренең тын урамнарын, табигать куренешләрен, натюрморт күрергә була. 

Клара Ермолаева, Зәй офыклары.

Фотолар музейдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев