Ыру дәвамчылары барында нигез таркалмас (хатирә)
Мамадыш районының Владимир авылы кызы, хәзерге вакытта Казанда яшәүче ОЛЬГА ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА-ЧЕМКИНА әнисе белән бәйле истәлекләрен сөйләде.
86 яшеңне тутырып мәңгелек йортка күчкәнеңә дә инде 5 ел үтеп китте. Шулай да әни син безгә һаман да кирәк. Каһәр төшкән Паркинсон чире сине җәфаласа да, хәтерең нык, акылың камил иде. Син ничә еллар буе «җәйнең матур көнендә генә китсәм иде» дип, Ходайдан сорадың. Теләгең кабул булды. Алмагачлар шау чәчәктә утырган, сандугачлар өзелеп сайраган җылы май аенда китеп бардың син. Синең Ходайдан болай соравың да безне яратудан иде бит. Якмаган салкын өйдә без туңмасын, кабер казучыларга кыен булмасын, дип кайгыра идең...
Соңгы елларда кышларны балаларыңда үткәрсәң дә, җәй җитә башлауга авылга ашкына идең. Соңгы өч җәйне кызым белән мин дә, синең белән туган нигезебездә үткәрдек.
Җылы җәйге көннәрдә эскәмиягә чыгып утырабыз да, син әкрен генә сүз башлыйсың: «Мин киткәч, безнең нигез дә таралыр инде, өй ташландык хәлгә килер. Читтән кайткан, йорт-җирсез берәр кешегә бирсәгез, әйбәт булыр. Чүп үлән, агач басып бетермәс иде».
Күрше Ястык урамындагы иң кырый ташландык өйне күреп тору сиңа шулай уйларга нигез бирә иде шул. «Әни, ник болай борчыласың соң син? Бу нигез — синең туган нигезең түгел, син Албай кызы бит», — дип сине тынычландырырга тырышам.
Бүрәнәнең бер башыннан үзең күтәреп салган, 4 балаңа җылы бишек булган иске генә йорт сиңа шундый да кадерле иде шул. Әнием, ул вакытта мин сиңа: «Борчылма, туган нигезне ташламабыз», — дип әйтә алмадым. Үти алмаслык вәгъдәләр бирү нигә кирәк, дип уйладым. Син булмагач, уңайлыклары булмаган иске өйгә кайтасы килмәс кебек иде…
Тик җәй җиткәч, туган нигез тагын үзенә тартты. Без авылда булгач, ире һәм балалары белән кече кызым да ял саен авылга кайттылар. Торган саен иске өйне төзекләндерү турында уйлый башладык. Барыбыз бергә киңәшләштек тә, бу өебез янәшәсендә бәләкәй генә булса да йорт салырга уйладык. Искергән капка-коймаларны да алыштырдык. И, әни, авылда һәр җәй яңа өйне төзүдә әкрен генә ниләр эшләгәнне белсәң иде. Ходайга, безгә булышкан изге күңелле кешеләргә чиксез рәхмәтле мин. Кайчагында уйлап та куям, әгәр туган авылымның кешеләре шулай ачык йөзле, ярдәмчел булмаса, яисә нинди йомыш белән йөгереп керсәм дә һәрвакыт булышырга әзер торучы Апай дәдәй кызы Любаның гаиләсе булмаса, мин бу зур эшкә тотынган булыр идемме икән? Башыма төрле уйлар килә: «Миннән соң да бу нигезнең нәсел дәвамчылары булырмы?».
Әнием, оныгың Иринаның 6 яшьлек улы Романның машинадан төшүгә бакчага чыгып чабып эшкә тотынуын күрсәң, ничек сөенер идең. Әтисе чапкан үләнне арбага төяп, көтүдән кайткан сыерлар сыйлансын дип, тыкрык башына ташуы үзе бер кәмит. Бездәге җирнең иркенлегенә сокланып: «Әле үскәч, мин монда атлар, сыерлар өчен сарайлар салачакмын», — дип хыяллана балакай.
Җәй көннәрендә генә булса да, туган йортның ишеге ачык булуы өчен бик сөенәм, әнием. Балаларың, оныкларың һәм аларның балалары җыелышабыз да, сине, әтине искә алабыз. Безнең бергә булуны күреп, сез дә сөенәсездер...
Әнием, бу хатны язуымның сәбәбе — соңга калып булса да сине тынычландыру. Изге ниятем күкләргә барып җитәр, дип ышанып калам. Тотынган эшебезне башкарып чыгуда Ходай ярдәменнән ташламасын инде.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев