Җырчы Татьяна Ефремованың беренче сольный концерты булачак
19 майда Казанның филармония концертлар залында «Кряшен Чибяре-2016» титулы иясе, талантлы җырчы Татьяна Ефремова үзенең тәүге концертын куячак.
Яшел Үзән районының Осиново авылында туып-үскән талантлы җырчы, Бөтендөнья, Россия һәм үзебезнең Татарстан күләмендәге бик күп конкурслар, фестивальләр лауреаты Татьяна Ефремованың җырлавын күбебез яратып тыңлый. Ул инде 3-4 ел үзенең беренче сольный концертын оештыру теләге белән яна.
«Концертымны кую – күптәнге хыялым. Билгеле бер сәбәпләр килеп чыгып, кичектерә килдем һәм, ниһаять, быел вакыт җитте. Мин әзер. Концерт тулысынча «тере» тавышка булачак, сәхнәдә оркестр уйнап торачак, мин шуңа кушылып җырлыйм. Татар эстрадасы концертларыннан аерылып торачак дип әйтә алам. Тамашачыга ошар дип уйлыйм», – дип язды Татьяна.
Шулай ук, чакырылган кунаклар да көтелә, ә кем икәннәрен килгәч күрерсез.
Концерт 19 майда, 19.00 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең концертлар залында булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев