Хәбәрләр

Җырчы Римма Никитина Марий Элдә концертлар куеп кайтты

Ул анда керәшен авылы Нослы кергән Дружино җирлегендә дә чыгыш ясаган.

Аны чыгыш ясарга, Дружино авылының мәдәният йорты хезмәткәре карендәшебез Светлана Иванова чакырган. Римманың үз тамашачысы бар. Күпләр аны яратып тыңлый, җырларына кушылып биеп тә ала. Аның концертлары дәртле үтә.

«Рәхмәт чакыруларына. Узган елны да булган идем анда, быел да рәхәтләнеп җырладык. 36 җыр җырладым. Шундый рәхәт, гади, ачык күңелле халык яши анда», – дип сөенеп язды Римма.

 


Нет комментариев