Җырчы Римма Никитина күңелсез яңалык белән уртаклашты
Җырчының тормышын, сер түгел, көн дә күзәтәбез. Булырмы, булмасмы, дибез. Ләкин булмаган икән...
Тик булмау төшенчәсе бу юлысы егетенә бәйле түгел. Римма әлегә Мәскәүдә, съемкаларда, сер итеп кенә әйтәбез – егете дә үз янында, янәшәсендә. Римманы бер адым да яныннан җибәрәсе килмәвен дә аңлыйбыз. Бер яктан мәхәббәт ныгытып бәйләсә, икенче яктан Римманың борчулы көннәре - дусты, авылдашы, күршесе махсус хәрби операциядә һәлак булган.
– Алексей Токинов – күрше егете, игезәгем Тимофейның иң якын дусты иде. Бергә уйнап үстек. Әй, кызык малай иде үскәндә, егет булып җиткәч тә, ачык күңелле булып калды. Ике тапкыр ялга кайтып китте. Мобилизациянең беренче көннәреннән үк алгы сызыкка керде. Өченче тапкыр ялга кайтуында урамнан ук шар ярып көлеп килеп керде. Хәтеремдә, мин идән юа идем. “Римма, нихәл син? Кайттым мин!”– дип мине кочаклап, зыр-зыр әйләндерде. “Булмас... Тагын кайтып булмас”, – дигән иде, сизенгән күрәсең. 2024 елның маеннан бирле хәбәре юк иде, табылган, мәетен алып кайтып җирләделәр менә. Мин Мәскәүдә калдым, кайта алмадым. Кайтуга каберенә барачакбыз, илебез иминлеге өчен гомерен корбан иткән егетләребез өчен догада, булыйк, – диде ул.
Мәктәпне тәмамлагач та зур хыяллар белән тормыш көтәргә керешкән Алексей Токиновның урыны оҗмахта булсын.
Ә Риммадан күңелле яңалыклар көтәбез! Җырчы ышандырып әйтте, тиздән, диде. Димәк, бик тиздән.
Алиса Әхмәтшина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев