Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Җырчы Игорь Дмитриев һәм СВОда катнашучы Артур Хәсәнов дуэт яздыртканнар

«Иңнәремдә фәрештә» җыры махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә, аларның әниләренә багышлана.

Җырның сүзләре – Эльвира Әхмәтованыкы, көе – Гүзәлиянеке. Бу җыр инде бер ел яздырылган булган. 

«Көтәдер еракта,
Газиз туган якта,
Әни бәгърем багып тәрәзгә.
Ишетәдер аның
Елап ялваруын
Иңнәренә кунган фәрештә».

Артур Хәсәновны күпләр Филүс Каһиров белән «Киек каз юллары» җырын башкаручы егет буларак танып белә. Ул бүгенге көндә махсус хәрби операциядә хезмәт итә.

«Бу җыр бер ел элек язылган иде. Җырны Артур Хәсәнов ишеткәч, үзе миңа шалтыратты, җыр матур булган диде, минем белән дуэт яздыру теләген барлыгын әйтте. Мин бик теләп ризалаштым. Ул вакытлы ялга кайткач, бергәләп  яздырдык. Ул җыр тиздән интернет киңлекләренә дә чыгачак», – дип язды Игорь Дмитриев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев