Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Хыялың чынга ашсын өчен, аңа тугры калырга кирәк»: Алина Давыдованың беренче концерты булды

30 октябрьдә Казанның Сәйдәш мәдәният үзәгендә җырчы Алина Давыдованың беренче сольный концерты узды.

«ЯНЫМДА КЫЗЛАР ТӨРКЕМЕ ДӘ, ЗӘКИЕЧ ТӘ ЮК...»

Җырчы Алина Давыдова быел күптәнге хыялын тормышка ашырып, Казан сәхнәсенә үзенең зур сольный концерты белән чыкты. Халык каршында имтихан тотты дияргә дә була. Чөнки беренче адым гел куркыта, истә калырлык була һәм халык та сине башка яктан ача, кабул итә. 

Алина үзенең концертына «Туганайлар» хезмәткәрләрен дә чакыргач, әлбәттә, бик теләп, шатланып бардык. Шунысын әйтергә кирәк, кичәдә керәшеннәр шактый иде. 

Концерт, сәхнәдәге зур экранда Алинаның тормышына багышланган видеодан башланып китте. Балачагы, иҗатка ничек килүе, җырлавы, уңышлары турында күрсәтелде. Озак көттерми Алина үзе дә сәхнәдә күренде. Алга китү булса да, Алинаның сәхнәдә фонограммага авыз ачып тормады, ә үз тавышы белән җырлады. Хәзерге эстрадада бу – сирәк күренеш.

«Сәхнәдә үзең генә төп артист булганда гел башка хисләр кичерәсең икән. Җырладың да кереп качтың түгел. Янымда кызлар төркеме дә, Зәкиеч тә юк... Бары тик мин һәм яңа оешкан командам,» — дип шатлыктан күзләре яшьләнеп сүзен башлады ул. 

Алина үзе генә түгел, залда утырган тамашачы да аның өчен дулкынланды. Беренче «сольнигы» бит. Ә иң дулкынланганнары аның әти-әнисе булгандыр. Сүз уңаеннан, әле концертка кадәр, алар белән дә бераз аралашып алырга өлгердек.

— Борчылабыз инде. Концерт алдыннан төн йокыларыбыз качты. Алина үзе тырышты, шунысы куанычлы, ул безгә бер дә авыр мизгелләрен күрсәтмәде. Гел «булдырам» дип алга барырга тырыша балакаебыз. Безнең горурлыгыбыз ул, — дип әйттеләр борчу, шатлык катыш күз яшьләре аралаш Фәния һәм Олег Давыдовлар. 

Мондый вакытта, әлбәттә, дусларның, туганнарның «поддержкасы» бик кирәк. 

«ТЫНЫЧ БАЛА, АРТИСТ БУЛА АЛАМЫ СОҢ?»

Алина концерт барышында гаиләсе белән якыннанрак таныштырды. Сүзен әти-әнисеннән башлады.

«Әти бик үзенчәлекле. Ул моң сөюче кеше. Баянда уйный, җырлый, бии... Аңа сокланам. Үзен карап кына тора, спорт белән дә шөгыльләнә. Бу гадәтләрне безгә дә биргән. Әни — йомшак күңелле, ачык кеше. Гаиләбез учагына җылы өстәп торучы. Ул бөтен хатын-кызларга хас булган сыйфатларга да ия. Рәхмәт, сезгә!», — дип аларга җылы теләкләрен җиткереп, әниләр турында җыр башкарды.

Бәлки күпләр белмидер, Алинаның «артист булмасам, тәрбияче булыр» идем дип әйткәне бар. Экранда күрсәтелгән видеода да, ул бер-бер артлы төрле һөнәр иясе образларын «киеп» карады. Ә шулай да, иң кулае, туры килгәне «артист» булып чыкты.

Җырчыларны, гадәттә, сәхнә образында гына күрәбез, ә ул образ артында чынлыкта нинди кеше икән? Билгесез... Алина да шул фикерне әйтте: «Тыныч бала, артист була аламы соң?» дип сорарсыз. Була икән» дип үзе сораганга җавап кайтарды. Кеше сәхнәдә ут чәчрәп торса, тормышта киресенчә, аз сүзле, тыйнак булырга мөмкин.

ТЕРӘК БУЛЫРДАЙ ДУСЛАР КИРӘК

Алина күп кенә еллар «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамблендә эшләде; «Ямьле» төркеме солисты булды; "Салават җыр-театры«нда әле хәзер дә эшли.

Иҗат юлында, гомумән тормышта, үзең генә булсаң ерак китеп булмый. Терәк булырдай дуслар бик кирәк. Бу яктан, Алина үзе әйтмешли, аңа бик «повезло». Залда аның дуслары шактый идек. Янәшәмдә генә утырган «Ямьле» төркеменә күзем төше.

— Алина хыялын чынга ашырган өчен күңелдә шатлык хисе. Аңа көч биреп торыр өчен килдек. Сәхнәдән, безне күз кырые белән генә булса да күреп, үзенең дусларының ярдәмен тоеп торсын. Беренче концерт, һәрвакыт дулкынландыра. Без аның хис-кичерешләрен, борчылуларын яхшы аңлыйбыз, — дип сөйләде әле төркеме солистлары.

Концертта иҗатташ дусларың белән чыгыш ясау — матур гадәт. Алина исә Марина Карпованы чакырган. «Керәшен кызлары» җыруын белмәгән кеше аздыр. Әлеге җырны алар дуэт буларак башкарды. Чыгышлары — керәшенчә, яшьләрчә. Ә чираттагы дуэт бераз көтелмәгән булды. Мәскәү егете Радик Яруллин (диджей Радик) белән сәхнәдә авыл турындагы җырның премьерасын тыңладык. Шундый җиңел җыр, чыннан да бәбкә үләне, казлар, мунча, авыл киче күз алдына килә... Матур, хит җырга охшап тора.

Дуслар дигәннән, Алина җырчы Нурзадә белән дә бик дус икән. Ул да монда иде.

«Алина — тырыш кыз. Концертын бөтен нечкәлекләренә кадәр уйлап эшләгән. Әлбәттә, борчыла инде ул. Куркудан „дер-дер“ килеп торганын сиздем. Мин үзем дә, аның өчен кич буе борчылып утырдым», — дип сөйләде Нурзадә.

Аның сүзен янәшәбездә басып торган, Салават җыр-театры артисты Ядкәр Хәбибуллин дәвам итте:

«Теләгенә ирешә торган кеше ул. Күп көч куйганы күренә. Сольник дигәннән, Салаватның беренче концерты шуннан артык булмаган иде», — дип елмайды ул.

«СӘХНӘДӘ — КЕРӘШЕН ТУЕ»

Концертның беренче өлешендә күбрәк эстрада җырлары булса, икенче өлеше — «үзебезнеке». Керәшен җырулары өстенлек итте. Алина керәшен җыруларына сак карый, аларны яратып, күңел биреп башкара. Концертта моңа кадәр ишетелмәгән, элгәреге керәшен җыруы да башкарылды. Җиренә җиткереп җырлады дип уйлым, халык җыруны шулкадәр яратты, бу чыгышыннан соң «браво!» дип озак алкышладылар. Ни дисәң дә, рәхәт инде, зур сәхнәдә керәшен җыруларын ишетү.

Икенче өлештә театральләштерелгән тамаша да күрдек. Капка төбенә җыелган яшьләр, уен уйнап, җырлап, биеп күңел ачтылар. Алина килештереп уйный, артистизм дигән әйбер бар үзендә! 

«Горько» җырын башкарганда сәхнәдә керәшен егете һәм кызының туен да күзәттек.

Концерт барышында, һич көтмәгәндә, тамашачылар янына биюче кызлар-егетләр килеп тә керде, безне биюгә бөтереп алып киттеләр. Салмак җырлардан бераз моңсуланып утырганнарга «җан» керде. Оялып тормыйча, күпләр биюгә чыктылар. Миңа калса, концерт барышында халыкны шулай бераз «селкетеп» алу кирәк. 

Керәшенлек сәхнәдә генә түгел, залда да сизелде. Артымда гына утырган Кайбыч ягы керәшеннәре, һәр җырны күтәреп алып, кушылып җырлады. Алинаның кочак-кочак чәчәк күтәреп килгән авылдашлары, туганнары антракт вакытында, керәшенчә шәп итеп безгә дә җырлап күрсәттеләр. Алар арасында җыр-моңга осталар күп икән.

— Без Алина белән якын туганнар. Концерт турында белгәч, обязательно барабыз дип сүз куештык. Менә, зур компания белән килдек, — дип сөйләде Иске Тәрбиттән Валентина Сурнаева. 

— Бик борчылабыз аның өчен, ләкин ул барысын да җиңеп чыгачак. Алина бәләкәйдән җырлап үсте. Минем кызым (ул инде мәрхүм) аның турында гел «звезда» булачак дип әйтә иде. Ниһаять, Алина менә шул «звезда» югарылыгына җитте, бу көнне күрә алуыбызга шат, — дип Алинаны яратып сөйләде туганы Людмила Башурина.

«ХЫЯЛЫҢ ЧЫНГА АШСЫН ӨЧЕН, АҢА ТУГРЫ КАЛЫРГА КИРӘК» 

Алина бу адымга озак килгән, ныклап әзерләнгән. Тамашачы сәхнәдә матур җырлар, биюләр, зәвыклы образларны гына күрә, ә менә шул матурлыкны булдыруга күпме кешенең хезмәте кергән бит. Җырлау — бер, әле бит матур итеп сөйли дә белергә кирәк. Миңа калса, концертын үзе алып барган Алина бу эшне уңышлы башкарып чыкты. 

Концерт башында ук «хыялыңа чынга ашсын өчен, аңа тугры калырга кирәк» дигән сүзләре яңгыраган иде. Димәк, Алина дөрес юлдан алга атлый.

Алинаның концертларын зур залларда да, башка шәһәрләрдә дә күрергә язсын.

«ГЕНЕРАЛЬ РЕПЕТИЦИЯ БУЛДЫ»

3 сәгатьтән артык дәвам иткән концертта тамашачы Алинаны чәчәкләргә күмде. Бу, тамашачының аны яратуын аңлата. Концерттан соң Алина белән дә аралашып алдым.

–  Хис-кичерешләрең ничек? 

– Әле һаман да концерт дулкыннарында, күңелдә – хисләр өермәсе.  Бу концертымны шулкадәр көттем, бер сулыш белән узды да китте.

– Үзең концерттан канәгатьме соң?

– 10 процентка (елмая). Концертның кытыршы яклары да булды, бәлки аны тамашачы сизмәгәндер дә. Урыны-урыны белән сценарийдан читкә чыгып кителде, шунлыктан ипровизация ясарга туры килде. Салават Зәкиевич үзенең беренче концертын «генеральная репетиция» дип әйтә. Хәзер генә аңлыйм, чыннан да шулай икән. Концерттагы кайбер җырларымны төшереп калдырырга була иде. 

– Ә тамашачы ошатты.  

– Халыкның ышанычын акладым дип өметләнәм. Бик күп җылы сүзләр ишеттем. Минем вокал укытучым Эльвира Салахова бик таләпчән. Уйлаганын әйтә торган кеше. Ул килеп мактагач, аеруча сөендем.

Килгән һәр тамашачыга, «информацион поддержкам» булган «Туганайлар» редакциясенә, концертта катнашкан «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленә, балет Деветьярова коллективына рәхмәт. Әле аларга өстәп, сәхнәдә театральләштерелгән күренешне күрсәткәндә ярдәмгә килгән карендәшебез Евгений Максимов, Иван Пугачев, Алмаз Бәдретдинов, Айна исемле биюче кызга да рәхмәт.  Бу кичтә һәркайсының ныклы терәген, ярдәмен тойдым. 

 Диана Сафиуллина, Алина Кондратьева фотолары

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев