Хуҗасыз хайваннарга бәйле закон кабул ителде
Хәбәрләр

Хуҗасыз хайваннарга бәйле закон кабул ителде

Татарстан Дәүләт Советы хуҗасыз хайваннарга мөнәсәбәтле рәвештә, хакимиятнең вәкаләтләрен киңәйтүче закон проектын хуплады.

Әлеге документ гадәттән тыш хәл төшенчәсен кертә һәм аерым очракларда йортсыз хайваннарны йоклатырга рөхсәт бирә.

Гадәттән тыш хәл режимы гражданнар иминлегенә куркыныч янаганда яки куркыныч авырулар таралганда кертелергә мөмкин. Бу хактагы карарны Татарстанның Баш ветеринария идарәсе кабул итәчәк. Бу чорда, сәбәпсез агрессия күрсәтсәләр, кешегә һөҗүм итсәләр, куркыныч инфекцияләр таратсалар, дәвалап булмый торган җәрәхәтләр алсалар яки вәзгыятьне тотрыкландыруга ирешүгә комачау итүче башка сәбәпләр булса, хайваннарга йоклатып җибәрү рөхсәт ителә. Эвтаназия ветеринария белгече карары нигезендә һәм гуманлы юл белән генә башкарылырга тиеш.

Ватаным Татарстан


Нет комментариев