Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсәннән Ольга Боярина Покрауга әзерләнә

Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылыннан Ольга Боярина бәйрәм алдыннан бөккәннәр, пироглар пешергән.

Покрау көнне һәр хатын-кыз таба исе чыгарып, көзге уңыштан тәмле бөккәннәр, пироглар пешерә. Хуҗа Хәсәннән Ольга Боярина да бу йоланы саклап яши, Покрауны ел саен көтеп ала. Бәйрәм алдыннан да тәм-томнар пешереп, гаиләсен сыйлаган.

-Бәләкәй вакытта бу көнне әни тәмле камыр ризыклары пешерә иде. Мин үземчә аңа булышып, янында кайнаша идем. Менә быел да, бәйрәм алдыннан кабак белән дөгедән пирог пешердем. Аны әнидән өйрәнеп калган идем. Кәбестә белән суганнан вак бөккән, баллы булочкилар пешердем. Анысын ирем бик ярата.
Покрау көнне әни чиркәүгә бара иде, хәзер инде үзем йөрим. Келәүгә барганчы, алма, кабак, кәбестә пироглары пешерәм. Чиркәүдән кайткач, бергәләп сыйланабыз"- дип сөйли Ольга түти.- Без гаиләдә 8 бала, мин икенчесе идем. Әниләр гел эштә булганлыктан, бәләкәйдән камыр ашлары белән мавыктым. Алар эштән кайтуга коймак, калач, чумар ашы пешереп куя идем.
Хәзер дә камыр ризыклары еш пешерәм, Шөкер ходайга. Балалар, оныклар бик яратып ашыйлар.



Покрау уңаеннан авылда китапханәдә дә җыела алар. Түгәрәк өстәл артында аралашып, элгәрегене искә алып, пироглар белән чәй эчәләр.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән концерт та оештыралар.



Фотолар Ольга Бояринанын шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев