Хуҗа Хәсәннән Эмиль Ефремов Бөтенроссия олимпиадасының төбәкара этабында призер булды
Февраль аенда Казанда хокук буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәкара этабы узды. Призерлар рәтендә Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылыннан Эмиль Ефремов та бар.
Бөтенроссия фән олимпиадасы дүрт этаптан тора: мәктәп, муниципаль, төбәкара һәм йомгаклау этаплары. Ярышларның йомгаклау этабында җиңүчеләрнең һәм призерларның дипломнары илнең иң яхшы югары уку йортларына тиешле профиль буенча имтиханнарсыз керү хокукын бирә.
Олимпиаданың төбәкара этабы хокук һәм юриспруденция белән кызыксынучы иң көчле укучыларны җыйган. Алар арасында Азат Раззаковның укучылар – Эмиль Ефремов, Селина Ежова да бар. Аларның Бөтенроссия олимпиадасында призер булганнары бар инде. Укытучысы белән Эмиль белемнәрен системалы рәвештә тирәнәйтә, норматив-хокукый актларны һәм аларны куллану үзенчәлекләрен өйрәнә.
– Олимпиадада катнашу укучылардан яхшы теоретик база гына түгел, ә аналитик фикерләү, мотивация, максатчанлык таләп итә. Эмильнең тырышып әзерләнү, белемнәрен теоретик һәм практик биремнәрне чишкәндә куллана белүе җиңүгә китерде, – дип билгеләп үтте Азат Раззаков.
Педагог сүзләренчә, Бөтенроссия олимпиадасы призерлары профильле югары уку йортларына кергәндә БДИга кушып өстәмә баллар бирелә. Олимпиаданың төбәкара этабында уңышлы чыгыш ясау – укучының үзе өчен дә, бөтен мәктәп өчен дә зур казаныш.
Фото: Кайбыч таңнары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев