Хуҗа Хәсәннән Анна Матвеева «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсының бүләкләү тантасында катнашты
Казанның «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында республикакүләм «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.
«Корстон»дагы тантанада Кайбыч районыннан «Татарстан хатын-кызлары» оешмасы җитәкчесе Энҗе Мингалиева, «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсының зона этабында җиңүчеләр Хуҗа Хәсән авылы мәдәният йорты җитәкчесе Анна Матвеева, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илнур Әхмәтов, Олы Кайбычның «Миләшкәй» балалар бакчасы тәрбиячесе Язгөл Фатыйхова катнашты.
Фотода: Анна Матвеева – сулдан беренче.
Билгеле булганча, республикабызда 29 ел дәвамында үткәрелгән конкурсның Яшел Үзәндә булган зона этабында Хуҗа Хәсәннән мәдәният йорты җитәкчесе Анна Матвеева «Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият» номинациясендә җиңү яулаган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев