Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсән авылыннан Долматовлар гаиләсе «Әти + Мин» фестивалендә катнашты

Зеленодольскиның «Маяк» спорт комплексында Әтиләр көне уңаеннан өченче республика «Әти + Мин» фестивале узды.

Фестивальдә Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылыннан Долматовлар гаиләсе дә катнашты. Гаилә башлыгы Олег Михайлович улы Станислав белән төп конкурста чыгыш ясады. Алар физик әзерлекне генә түгел, ә акылны, иҗади сәләтләрне, әти белән бала арасындагы ышанычны да тикшергән төрле сынауларны лаеклы үттеләр.

 Чарада җанатарлар өчен дә конкурслар оештырылды.

«Без Казандагы югары уку йортында икътисадчы-бухгалтер һөнәрен үзләштерүче студентка кызым Диана белән фестиваль эмблемасын тизлеккә җыйдык һәм иҗади конкурста икенче урынны алдык», – дип уртаклашты Олег Михайловичның хатыны Нина Аверкиевна.

Бәйрәм җиңүчеләрне тантаналы рәвештә бүләкләү, медальләр, истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшыру белән тәмамланды. Чара Татарстан әтиләр союзы тарафыннан оештырылган һәм гаилә бәйләнешләрен ныгытуга, актив әти булуны популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Фото: Кайбицы | Новости района | Кайбыч таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев