Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсән авылында яңа шәхси кибет ачылды

Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылында Канашовлар гаиләсе яңа шәхси кибет ачып, тантаналы чара үткәрде.

Бу вакыйгада район башлыгы Альберт Рахматуллин һәм авыл халкы да катнашты. 16 ел дәвамында балалар бакчасы җитәкчесе булган Наргиза Канашова, хәзер эшмәкәрлек юнәлешендә үзен сынап карарга булган. Аның бу хыялын тормышка ашыруда ире Игорь Геннадьевич һәм кызлары Руфина белән Иустина зур ярдәм күрсәткән.



Район башлыгы, Канашовларга уңышлар теләп, авыл җирлекләрендә кибет ачуның әһәмиятен ассызыклады.

«Сезнең башлаган эшегез чәчәк атсын, даими клиентлар һәм уңышлы бизнес телибез. Кибетегезнең киштәләре сыйфатлы товарлар белән тулып торсын, сатып алучыларның күңелләрен сөендерсен. Наргиза Ташпулатовна, булдыра, элеккеге эшендә мактаулы хезмәткәр булса да (садикта), эшмәкәр булуына каршы килмәдек. Эшегез уңсын, килеп чыкмаса – эш табырбыз», – диде ул.

Тантана чын бәйрәмчә үтте. Авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева да Канашовларга, авылдашларны җыеп, матур бәйрәм оештырганнары өчен рәхмәт әйтте.

«Сез бу җимерек бинаны рәткә китереп, авылны да матурладыгыз. Халык кайсы кибеткә барырга тели, шунысына йөрер», – дип өстәде ул.

Канашовларның кибетендә тәкъдим ителгән товарларның төрлелеге һәм сыйфаты авыл халкын сөендерде. Кибеттә көндәлек кирәк-яраклардан башлап, авыл халкына өчен продуктларга кадәр бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев