Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева: «2025 ел авылда патриотлык рухында үтте»

Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авыл җирлегендәге Хуҗа Хәсән, Кушкүл, Торым һәм Александровка авыллары халкы яңа елга зур өметләр белән керде. Авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева башкарылган эшләр һәм планнары белән уртаклашты.

Җирлектәге дүрт авылда да 2025 ел патриотик рухта үткән. Патриотлык, аерым алганда, авыл җирлегеннән махсус хәрби операциядә катнашучы 13 ир-егеткә һәм башка якташларга гуманитар ярдәм туплауда халыкның бердәм булуында чагылган. Сүз уңаеннан, шул 13 егетнең 11е — карендәшләребез. Әле декабрьдә генә дә йорт токмачлары кисеп, җылы кием, азык-төлек, медикаментлар тутырып, тартма-тартма гуманитар ярдәм озатканнар. Җирлек халкы 55 мең сумга якын акча җыеп, райондагы гуманитар ярдәм пунктына тапшырган. 

Патриотлык турында сүз башлаганбыз икән, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгы, Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителгән 2025 елда Хуҗа Хәсән җирлегендә һәйкәлләр төзекләндерелгән. Җиңү бәйрәмендә шул һәйкәлләр янына җыелып, сугышта һәлак булган, тыныч тормышта арадан киткән фронтовикларны искә алганнар. Ул һәйкәлләрне төзекләндерүгә үзара салым акчасы тотылган. 

— Узган елны (2025тә) үзара салым акчасына җирлектәге юллар каралды: аларны тигезләп, асфальт ваклары салынды. Су җайланмалары рәткә китерелде. Кушкүл авылында да зур вакыйга булды — су башнясы күтәреп куйдык. Автоматика да көйләнде. Гадәттәгечә, елыбыз җирлектәге көндәлек эшләр белән үтте, — дип башлады сүзен Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева. — Ел азагында авылларда уздырылган гражданнар җыенында 2026 ел өчен үзара салым акчасын дүрт авылда да бер кешедән 500әр сумнан җыярга дигән карар кабул ителде. Бу — үзара салым түләүдән азат ителгән категориягә керүче кешеләрне исәпкә алмыйча, әлбәттә. 

Үзара салым акчасына Хуҗа Хәсәндә халыкны эчә торган су белән тәэмин итү өчен, су скважинасын, башнясын, башка инженерлык корылмаларын төзү һәм ремонтлауны; юлларны ремонтлауны; чүп-чар җыю контейнерлары урнаштыруны планлаштырдык.  Торымда да шуларны ук эшләргә җыенабыз. 

Александровкада җирле әһәмияткә ия булган гомуми файдаланудагы юлларны кышын кардан ачуга да шул үзара салым акчасы тотылачак.
24 ноябрьдә Кушкүлдә булган җыенда үзара салым акчасын электр челтәрен, трансформаторны, подстанцияләрне ремонтлауга; алар янындагы мәйданны төзекләндерүгә тотарга дигән фикергә киленде. Шулай ук, бу акчага каты көнкүреш калдыклары җыю урыны булдырып, чүп контейнерлары кайтартып куярга дип тә сөйләштек. Контейнерлар урнаштырылгач, халыкның чүп-чарны теләсә кайда түгүенә чик куелыр, дип өметләнәм.

2026 ел барыбыз өчен дә яхшы гына башланып, уңышлы тәмамлансын иде. Халык, үзе өчен тырышуны аңлап, үзара салым акчасы җыюда да активлык күрсәтер, дип ышанам. СВОдагы егетләребез тынычлык урнаштырып, туган якка кайтсыннар. Аларны исән-сау каршы алып, үз җирлегебездә, үз гаиләләре белән бәхетле тормышта яшәүләрен күрсәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев