Хөкүмәт тарафыннан хәрби пенсияләрне өстәмә рәвештә арттыру турында законга төзәтмәләр әзерләнде
Хәбәрләр

Хөкүмәт тарафыннан хәрби пенсияләрне өстәмә рәвештә арттыру турында законга төзәтмәләр әзерләнде

Хөкүмәт 2025 елның 1 гыйнварыннан хәрби пенсияләрне тагын 4,4 процентка өстәмә рәвештә арттыру турында законга төзәтмәләр әзерләде, моңа акча каралган, дип белдерде РФ Премьер-министры Михаил Мишустин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Узган елның октябрендә хәрби пенсияләр 5,1 процентка индексацияләнде. Әмма инфляциянең реаль дәрәҗәсе ел нәтиҗәләре буенча фаразланган күрсәткечтән югарырак булды һәм 9,5 процент тәшкил итте. Шунлыктан дәүләт башлыгы күрсәтмәсе белән агымдагы елның 1 гыйнварыннан хәрби пенсияләрне тагын 4,4 процентка өстәмә рәвештә арттыру турында законга төзәтмәләр әзерләнде. Мондый йөкләмәне үтәү өчен барлык финанслар да каралган», - диде Мишустин Хөкүмәт белән киңәшмәдә.

Премьер билгеләп үткәнчә, хәрби пенсионерлар 2025 елның беренче ике ае өчен башкарылган түләүләргә өстәмә алачак.

«Президент хәрби пенсионерларның иминлеге, социаль гаделлекне тәэмин итү кебек үк, хакимиятнең барлык дәрәҗәләренең берсүзсез өстенлеге булуын аерым билгеләп үтте», - дип өстәде Мишустин.

 

Татар-информ


Нет комментариев