Ходай һәм Белем йорты: икесенең дә миссиясе — изге
16 мартта Янсуарлылар өчен тарихи вакыйга булды — 30 елларда качы белән чаңы кисеп төшерелеп, манарасы сүтелгән, соңгы елларда ташландык хәлдә торган Изге Мария Покрауы (Покров Пресвятой Богородицы) чиркәүләренең эчендә, ике гасыр узганнан соң, тергезү эшләрен башлап җибәрер өчен благословение-ризалык бирелеп, молебен узды.
— Моңа кадәр Питрәч районындагы керәшен чиркәүләре өчен җаваплы Дмитрий һәм Геннадий әтейләр, даими рәвештә килеп, келәүләр уздыра, авыл халкы шуңа бик разый булып, җанына рухи азык алып кала иде, — дип уртаклашты авылдан чыккан шагыйрә, чиркәүне торгызу идеясе белән йөрүче активистларның берсе Луиза Янсуар. — Ә бу юлы Ярослав әтей бер төркем авыл халкын һәм авылдан чыгып, төрле якларда таралып яшәгән, әмма бу көнне җыелып кайткан халыкны чиркәүнең эченә әйдәде. Алтарь өлешенә басып, Геннадий әтей белән бергә келәү уздырды, безгә фатихасын бирде.
Әйтергә кирәк, Янсуар авылы үзе дә, аның чиркәве дә XIX гасыр азагы-XX йөз башларында тирә-юньгә данлыклы була. Биредә 1892-1930 елларда бөтен Питрәч һәм Казан руханилары арасында авторитеты, белеме, алдынгы карашлары белән билгеле Назарий Герасимов настоятель булып тора.
Отец Назарий эшләгән елларда Янсуарда рухи тормыш гөрләп бара, Изге Гурий миссиясе мәктәбе актив эшли. Ул кызларына да төпле белем бирә, аларның кияүләре шулай ук күренекле кешеләр була. Берсе — шагыйрь, драматург, мәгърифәтче, педагог, священник Давид Саврушевский; икенчесе — удмуртларның атаклы язучысы, драматург, педагог, Евангелиене тәрҗемә итүче, удмурт басмаларына нигез салучы Иван Михеев.
Чиркәүнең төзелү тарихы исә Казанның күп кенә истәлекле биналарына нигез салган I гильдия сәүдәгәре Павел Васильевич Щетинкин исеме белән бәйле. Янсуардагы чиркәүне ул 1875-1884 елларда төзетә.
Молебеннан соң, янсуарлылар «Куда ведут ручьи» волонтёрлар командасы белән очрашып сөйләште, эш планын килештерде, приход төзүгә нигез салды. Питрәч районы чиркәүләрен торгызу буенча алар алып барган эшләрне чагылдырган фильмны карады, сораулар яудырды.
— Ходай йорты булганнан соң, Белем йорты булып та изге вазыйфа башкарган бу урын, шуңа да фрескаларына, ниргәләренә кадәр сакланган. Чиркәвегез тере, җаны сулап тора, аны аякка бастырырга гына кирәк, — дип, куәтләде Янсуар халкының инициативасын Ярослав атакай. — Бу эштә бердәм булып, бер йодрык булып йөрегез!
Исегезгә төшереп узабыз: Янсуар халкы узган җәй-көздә, бу авылдан чыккан кешеләрне туплап, авыл җирлеге белән берләшеп, өмә ясаган иде. Алар чиркәү тирәләрен чистартып, тазартып чыкты, авылның зиратларын яңартты. Бу турыда һәм үзләренең нардуган, Качману йолаларына багышлап, ТНВ каналында сюжетлар да күрсәтте.
Авыл җирлеге башлыгы Василий Таланов: «Янсуар кешеләре активлык күрсәтсә, без кулдан килгәннең барысын да эшлибез!» — дигән иде. Һәм менә, язгы бөреләргә җан йөгергәндәй, Янсуар туфрагына да үз балалары әйләнеп кайта, бу туфракның үзләренә кадерле булуын раслый. Болар — Венера Закирова, Валерий Медведев, Павел Спасеев, Анатолий Борисов, Виталий Кутузов, Геннадий Зимуров, Анатолий Шурликов, Михаил Шурликов, Геннадий Алексеев, Илья Дмитриев, Алик Дмитриев, Елена Данилова, Александр Давыдов, Олег Евстафьев, Нина Евстафьева, Петр һәм Елена Пузыревлар, Валерий Малов, Мария Алексеева, Екатерина һәм Павел Яковлевлар, Валентина Чумарова, Галина Алексеева, Надежда Федотова, Василий һәм Галина Талановлар, Виталий һәм Валерий Пузыревлар, Нина һәм Николай Спатловлар, Рим Борисов, Алексей Чукруров һ.б.
«Ай-һай, бигрәк активлашты әле бу Янсуарлар», — дип әйтүчеләр дә бар дип көлешәләр авылда. Һәм үзләренә — җегәр, көч телиләр.
Әйтергә кирәк, Изге Мария Покрауы чиркәве Янсуар, Нырсуар, Райково (Никкилдем), Талкыш, Таутирмән авыллары өчен инде өченче гасыр буена кадерле урын. Мәктәп булып торган елларында да ул, нәкъ менә иерей Ярослав Петрущенков әйткәнчә, үзенең изге миссиясен югалтмый, киресенчә, еллар буена каралып, сипләнеп, буялып, нык булып басып тора. Үзен балалар укыту кебек изге эшкә багышлаган кешеләр кулында була.
— Без бит шушында беренче класска бардык...
— Әнә шунда тәрәзә янындагы партада утыра идек...
— Ә менә монда без КВН уйный идек... — дип, истәлекләргә бирелде һәм кабат балачагына кайткандай булды, кулларына шәмнәр тотып, келәүгә баскан янсуарлылар.
Һәммә нәрсәнең үз вакыты җитә дә сәгате суга.
Янсуарлылар зур һәм җаваплы эшкә алынды.
Әйдәгез, алар өчен теләктә булыйк, карендәшләр!
Луиза Янсуар (Шарова)
Фотолар: «Куда ведут ручьи» Волонтерлар командасы һәм Янсуар активистлары архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев