Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Хәрби хәрәкәтләр ветераннары өчен өстәмә ял хокукы каралган

Дәүләт Думасы пленар утырышта икенче һәм өченче, соңгы укылышта хөкүмәт тәкъдим иткән закон проектын кабул итте.

Документ нигезендә, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына елына 35 календарь көнгә кадәр хезмәт хакын сакламыйча ял алу мөмкинлеге бирелә.

Закон Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре, шулай ук Украина территорияләрендә махсус хәрби операция барышында бурыч үтәгән затларның социаль якланганлыгын арттыруга юнәлтелгән. Сүз билгеләнгән срокны тулысынча хезмәт итеп чыккан яки нигезле сәбәпләр аркасында вакытыннан алда җибәрелгән хәрбиләр турында бара.

Яңа норма нигезендә, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары елына 35 көнгә кадәр хезмәт хакы сакланмый торган отпуск рәсмиләштерә алачак. Бу аларга сәламәтлекләрен ныгыту һәм көчләрен торгызу өчен өстәмә вакыт бирәчәк.

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин билгеләп үткәнчә, парламент солдатлар, офицерлар һәм аларның гаиләләренең ихтыяҗларын исәпкә алып, законнарны камилләштерүне дәвам итә. Аның сүзләренчә, махсус хәрби операция катнашучыларына һәм аларның якыннарына ярдәм күрсәтү — Дәүләт Думасының өстенлекле юнәлешләренең берсе. Бүгенгә кадәр бу өлкәдә 154 закон кабул ителгән, һәм социаль гарантияләр системасы даими рәвештә киңәйтелә.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев