Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Волонтёрлар көнендә Сәйтәк авылы клубында очрашу үтте

Сәйтәк авылында волонтёрлар хәрәкәтен оештыручы булып, Менделеевск шәһәре инициатив төркеменең (Марина Глебова) ярдәме белән, Сәйтәк авылы мәдәният йорты җитәкчесе Ясминур Гыйззәтуллина тора.

5 декабрьдә билгеләнеп үтелгән Волонтёрлар көнен Сәйтәк авыл мәдәният йортында «Без бергә – без бердәм» дигән очрашу узган.

«Барлык актив авыл халкы өчен табын әзерләп, чәй эчү оештырылды. Чарада 10 гына волонтер катнашса да, аларның саны күбрәк. Кечкенә генә Сәйтәк авылында олы йөрәкле кешеләр яшәве бик шатлыклы күренеш. Волонтёрлыкның символы йөрәк. Шуңа күрә йөрәк формасындагы печеньелар әзерләп, чарага җылылык өстәлде.

Бәйрәм булуга карамастан, волонтёрлар эшсез утыра алмый иде. Алар махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итүне дәвам иттеләр (бу көнне аларда СВО госпитальләре өчен ирләр киеме тегү, киптерелгән ашлар әзерләделәр)», – дип сөйләде Ясминур Гыйззәтуллина.

Мондый очрашулар, волонтёрлык турындагы сөйләшүләр, бергәләп чәй эчү,  халыкны тагын да якынайта.

 

Ясминур Гыйззәтуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев