Владимир чиркәвендә беренче тапкыр керәшенчә келәү булды
Хәбәрләр

Владимир чиркәвендә беренче тапкыр керәшенчә келәү булды

Күптән түгел Мамадыш районы Владимир авылында яңа төзелеп беткән Александр Невский исемен йөртүче чиркәүгә купол һәм кач кую турында язган идек. Ә шушы көннәрдә анда инде беренче келәү булган.

Әлеге чиркәүгә 2021 елның январенда нигез салынган. Аның төзелешенә «Керамика» җәмгыяте генераль директоры, шушы авылда туып-үскән Александр Аксаков акчалата ярдәм күрсәтә.

Чиркәү төзелүе — авыл халкы өчен зур вакыйга. Спонсор Александр Аксаков хәбәр иткәнчә, барлык эшне тулысынча тәмамлау һәм приход халкына файдалануга тапшыру 2026 елга билгеләнгән.

Беренче келәү — олы юлның башы. Алда чиркәүне тулысынча эшләп бетереп, приходка прихожаннар туплау һәм даими келәүләр уздыру көтелә. Әмма иң мөһиме инде булды: чиркәү үз ишекләрен ачты. 

Келәүне Мамадышның Ксения Римляныни храмы настоятеле Олег Малышев уздырган.

Фото: Мамадыш информ

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев