Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Виталий Агапов: «Яңа ел төнендә булган бер маҗара елмаеп искә алырга мәҗбүр итә»

Виталий АГАПОВ, Татарстанның халык артисты Виталий Агапов Яңа ел төнендә булган кызыклы маҗараны сөйләде.

— Яңа ел төнендә булган бер истәлекле маҗара һаман да елмаеп искә алырга мәҗбүр итә. Бу — Чаллыда булган хәл. Бер Яңа елны каршыларга дип сөйләшкән адресны югалтып, ике дустым белән зур аптырашта калдык. Төнге унике җитәргә вакыт аз калды, ә кая барырга икәнен белмибез. Аптырап торып булмый бит инде. Без, өч дус, Яңа елны, бер подъездда каршыларга булдык. Күңел төшенкелегенә бирелмәдек, шатланып, көлешеп, үтеп барган елның шул соңгы минутлары кадерен белергә тырыштык.

Ә маҗараның иң көлкеле мизгеле нәкъ менә Яңа елның беренче минутларында булды. Сәгать уникене сугып, инде Яңа ел җиткән. Бер-беребезне котлап, мандариннар ашап, бәйрәм кәефен тоя башлагач, аларның арасыннан без барырга тиешле йортның адресы килеп чыкмасынмы! Әйе, нәкъ менә шул югалган кәгазь кисәге табылды. Бу шундый гаҗәп, шулкадәр көлкеле иде. Көлә-көлә, күзләрдән яшьләр акты. Безнең өчен Яңа елның иң көлкеле һәм онытылмаслык бүләге иде.

Бу инде «с легким паром» гына түгел. Безнең өчен «держите меня втроем» дип әйтерлек хәл булды. Шулай итеп, безнең Яңа ел бәйрәме икеләтә маҗаралы һәм онытылмаслык булды. Бу маҗара безнең дуслыкны тагын да ныгытты. Иң мөһиме, кайда булуың түгел, ә кем белән булуың бит. Әлеге хатирә һәр Яңа ел алдыннан кабат яңарып, күңелне җылыта һәм йөземә елмаю кундыра.

Дөньяда тынычлыктан да кадерлерәк нәрсә юк. 2026 елда һәр йортта, һәр гаиләдә иминлек, муллык, сәламәтлек хөкем сөрсә иде. Гаилә учагының җылысы сүнмәсен, якыннарыбыз һәрвакыт янәшәдә булсын. Аларның һәр мизгеле шатлыклы булсын, хыяллары чынга ашсын. Һәрберебезнең тормышы могҗизаларга бай булсын.

Алина Кондратьева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев