Виталий Агапов — гаҗәеп һәм күпкырлы талант иясе
Татарстанның халык артисты, «Моңлы Чаллы» җыр театры җитәкчесе, Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасының идарә члены Виталий Агаповны белмәгән кеше юктыр. Язмышы нинди генә өлкәгә китерсә дә, тырыш хезмәте белән һәркайда уңышка ирешә.
Армиядә хезмәт иткәннән соң, беркадәр вакыт Төги урта мәктәбендә башлангыч хәрби әзерлек (НВП) һәм физкультура укытучысы булып эшли. 1982 елда янгын сүндерү хезмәтенә керә. Аны тәмамлагач, Яр Чаллы шәһәренә, яңадан хезмәтенә кайта. Кайда гына эшләсә дә, аның күңелендә һәрвакыт иҗат уты дөрли.
1992 елда Виталий Васильевич туган авылында яшәүче талантлы кешеләрне «Сәвәләй» фольклор ансамбленә берләштерә. Ә 1994 елда ул «Монлы Чаллы» җыр театрын оештыра, ул бүгенге көнгә кадәр Татарстан һәм Россия мәйданчыкларында концертлар бирә. Артист 300дән артык җыр иҗат итә, шулай ук күп кенә яшь талантларга сәхнәгә юл салырга ярдәм итә.
Концертлар һәм депутат вазифалары белән беррәттән, халык артисты хәйриячелек турында да онытмый. Еш кына үз коллективы белән хәйрия концертлары бирә.
«Чаллыда керәшен чиркәве яныннан «монда минем тырышлыгым кергән» дип үтеп китәм. Сәвәләйгә кайтам икән, авылга борылуга, каршыда — зират янында, төзелешенә минем дә зур хезмәтем кергән чиркәү каршылый. Ул чиркәү генә түгел, аны храм дип атыйбыз. Чиркәү бер чаңлы яки чаңсыз да була, ә Сәвәләйдә — тугыз чаңлы! Ул кешегә ниндидер бер рухи яктылык биреп тора», — дип искәртеп тора.
Виталий Агапов сүзләренчә, аның өчен төп илһам чыганагы — гаилә һәм туган җире. Хатыны Галина белән дуслары туенда таныша алар.
«Безнең арада мәхәббәт уты җырчы Михаил Муромовның «Яблоки на снегу» җырына биегән вакытта кабынып китте. Озак уйлап тормадым, өч көн очрашып йөрүгә тәкъдим дә ясадым үзенә, — ди ул көлеп. — Улларым да үз теләкләре белән сайладылар сәхнә өлкәсен, шунысы сөендерә. Гаиләбез арта, ике оныгыбыз бар: Мая һәм Афина. Ул яктан, күңелле. Балалар туарга тиеш һәм инде шулай булганда гына ил, дөнья алга бара. Булганына шөкер итеп, куанып, гаилә иминлеген саклап, аны тәэмин итеп, балаларга тәрбия биреп, шул юнәлештә матур итеп яшәргә кирәк».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев