Вадим Захаров студент елларын искә төшерә: «Мин бу кылчыкны алып бәрәм инде» дип уйладым»
«Күңел» радиосының «Тор шоу» тапшыруына килгәч, Татарстанның халык артисты Вадим Захаров бер тапкыр Данир Сабиров белән көрәшергә туры килгәнлеге турында сөйләгән.
Бу хәл студент елларында, тулай торакта яшәгәндә булган.
«Мин көрәштем берсендә Данир Сабиров белән. Без тулай торакта бер бүлмәдә яшәдек. «Әйдә, көрәшеп карыйк әле», ди. «Мин бу кылчыкны алып бәрәм инде», дип уйлап куйдым инде эчтән генә. Кем белгән аның көрәшкәнен, Данир ул көрәшче икән бит. Көрәшкәндә анда бит әле техника дигән әйбер дә бар, алымнар. Көч белән генә җиңәм дигән сүз түгел. Әллә нәрсә генә эшләтеп, күтәреп өстәлгә яткырды да караватка атып бәрде мине. Все, минәйтәм, понял!» — дип, рәхәтләндереп көлдергән тапшыруның алып баручыларын җырчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев