«Үземне күрсәтү өчен»: Игорь Дмитриевның сольный концерты булды
Игорь Дмитриевның Казанда «Әни генә» дип исемләнгән беренче сольный концерты булды.
Үз концертың белән зур сәхнәгә чыгу — һәр артистның хыялыдыр. Игорь да бу адымга озак килгән. 15 яшендә «кайчан да булса үз концертымны куячакмын» дип хыяллана ул. Аннан соң инде 20 ел узып киткән.
Концертының исеме дә үзенчәлекле, матур иде.
«Бер көн дустым Нияз белән очраштым. Иҗатым, концерт кую турында сөйләштек. Шунда календарьне ачып, кайчанрак куярга була икән, дип карадык. Фикерләшә торгач, тормышыбызда иң кадерле кешеләргә багышлап, Әниләр көнендә, 30 ноябрьдә куйсаң әйбәт булыр иде дип уйладык. Шуңа да, «Әни генә» дип атадым», — дип сөйләде Игорь концертка әзерлек барышында. Үзе әйтүенчә, аны нәкъ менә шушы җыр аша таныйлар икән.

Тамашачы Игорьны яратып килгән, залда бер буш урын да юк иде. Һәркайсы чәчәк бәйләме, бүләк белән. «Игорь, иң талантлы укучыларымнан берсе. Тырыш егет», — дип искәртте аның турында Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова.
— Питрәч — минем туган ягым. Әнием Пановкада тора. Билгеле булганча, минем әтием керәшен. Шуңа да, керәшен җырулары һәрвакыт йөрәктә. Аларны әби белән бергә тыңлап, җырлап үстем. Берәр керәшен җырын өйрәнсәм, аны әбигә җырлап күрсәтә идем, — дип, баянга гына кушылып «Чын-чын» әйтәмен җыруын башкарды Игорь.
Аннан соң, керәшен җыруларыннан торган попуррины да ишеттек.
Концертта төрле тематикадагы җырлар яңгырады: әни, туган як, мәхәббәт һәм СВО. Игорьның әлеге темага багышлап яздырган ике җыры да бар. Тамашачылар арасында Россия Герое Иван Додосовның әнисе — Татьяна Додосова да бар иде. «Иңнәремдә фәрештә» җырыннан соң, басып, Игорьга рәхмәт әйтте ул.
— Питрәчнең данлы егетләре өчен горурлык хисләре кичерәм. Оештыручыларга, Питрәч районы җитәкчелегенә ихлас рәхмәтләремне белдерәм. Игорь, концертың да күңелгә үтеп керерлек, ватанпәрвәрлек рухы белән дә сугарылган, — дип билгеләп узды Татьяна Николаевна.
Концертка Игорьның иҗатташ дуслары да чыгыш ясады: җырчы Гөлүс Хәбибрахманов, Вил Усманов, «Ямьле» төркеме. Тамашачыны тагын бер сюрприз көтте: Игорь балалар хоры белән бергә «Әни генә» җырын башкарды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев