Үзебезнең илдә ясалган двигатель урнаштырылган вертолёт беренче мәртәбә күккә күтәрелгән
Хәбәрләр

Үзебезнең илдә ясалган двигатель урнаштырылган вертолёт беренче мәртәбә күккә күтәрелгән

Казан вертолёт заводының “Ансат”ы очышы 6 минут дәвам иткән.

Россия промышленность һәм сәүдә министры Антон Алиханов, Татарстан премьер-министры Алексей Песошин һәм башка җитәкчеләр вертолётның сынау очышы шаһитлары булганнар. “Ансат” бер заправка белән 660 километрга кадәр арага оча ала, ә өстәмә ягулык багы белән – 800 километрга кадәр. Заманча камилләштерелгән, яңартылган вертолёт биек таулы урыннарда да, шулай ук, һава температурасы 45 градуска кадәр төшкәндә яки 50 градуска кадәр күтәрелгәндә дә оча ала.


Нет комментариев